Чикләвекне ашар алдыннан суга салып тотарга киңәш итәләр
Суда тотканнан соң, аларны суыткычта 5–7 көн генә сакларга мөмкин, аннары күгәрә башлыйлар.
Суда чикләвек төшендәге фитин кислотасы күләме кими икән. Болай эшләгәндә, организм файдалы матдәләрне яхшырак үзләштерә. Шуңа күрә чикләвек тә җиңелрәк эшкәртеләчәк. Тузаннан һәм башка пычрак матдәләрдән арындыру өчен, суга бераз тоз өстәү мөһим.
Чикләвекләрне чылату өчен күпме вакыт кирәк?
Макадамия — 4 сәгать.
Кешью — 6 сәгать.
Әстерхан чикләвеге — 8 сәгать.
Фундук — 8 сәгать.
Эрбет чикләвеге — 8 сәгать.
Миндаль — 12 сәгать.
Җитен орлыгы — 6 сәгать.
Кабак төше — 7 сәгать.
Суда тотканнан соң, аларны суыткычта 5–7 көн генә сакларга мөмкин, аннары күгәрә башлыйлар.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев