Баланнан дару
Иммунитетны ныгыту максатыннан, баланнан шифалы дару ясап куям мин.
Баланны кайнар су белән пешеклим дә дуршлаг аша чыгарам. Барлыкка килгән балан боламыгына шулкадәр үк бал кушам. Катнашманы 1 атна бүлмә температурасында төнәтәм һәм, банкага тутырып, суыткычка куям. Иртән ач карынга берәр аш кашыгы кабам.
Баллы балан бик файдалы ул: канны гемологлобинга баета, кан тамырларын, йөрәк мускулларын ныгыта, бәвелне куа, бөерләр эшчәнлеген яхшырта, нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.
ЗАРАРЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.
Мәдинә, Манзарас
Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев