Файдалы киңәшләр

Аш-су серләре

Файдалы киңәшләр.

  • Яңа җыйган җиләк-җимеш күгәреп чыкмасын дисәгез, аларны аз гына аш серкәсе салынган суда чылатып алыгыз.
  • Суыткычка куяр алдыннан йомыркаларны үсемлек мае белән сөртсәгез, алар 2-3 атнага озаграк сакланачак.
  • Саргая башлаган яшел үләннәрне ташларга ашыкмагыз: вак итеп турап, зәйтүн мае белән бутап, боз катыра торган формаларга тутырыгыз: салат ясаганда бик җайлы булачак.
  • Яртылаш киселгән авокадо каралып чыкмасын өчен, аны суган кисәге белән бергә саклагыз. 
  • Духовкага куеп алсагыз, бананнар тизрәк өлгерәчәк.

 


Нет комментариев