Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Кәркәүч авылы китапханәчесе балалар белән төрле чаралар уздыра

2017 ел - Экология елы. Шул уңайдан Ташлы-Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Кеше, җәмгыять, табигать" дигән экологик кичә узды. Чараның максаты: укучыларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү. Укучылар белән бергәләп экология фәне, аның нәрсәләрне өйрәнүен белдек,...

2017 ел - Экология елы. Шул уңайдан Ташлы-Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Кеше, җәмгыять, табигать" дигән экологик кичә узды. Чараның максаты: укучыларда табигатьне ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү, мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү.

Укучылар белән бергәләп экология фәне, аның нәрсәләрне өйрәнүен белдек, "Кызыл китап" турында сөйләштек. "Кызыл китап"ның битләре 5 төрле төстә. Кызыл битләргә бөтенләй бетү куркынычы астында калган хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Сары битләрдә - кими баручы төрләр, ак битләрдә - сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр, яшел битләрдә күрелгән чаралар нәтиҗәсендә саннары арткан төрләр турында язылган. Кызганычка, "Кызыл китап"ның кара битләре дә бар. Анда язылган хайваннарны без инде беркайчан да очрата алмаячакбыз.

Табигатьне саклау буенча халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре дә билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик:

18 - 22 апрель - Парклар маршы;

22 апрель - Бөтендөнья җир көне;

22 май - Халыкара биологик төрлелек көне;

5 июнь - Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне;

26 сентябрь - Бөтендөнья диңгезләр көне;

4 октябрь - Хайваннарны халыкара саклау көне.

Ахырдан укучылар белән "Кыскалыкта-осталык "уены уйнадык..

***

Кәркәүч авылы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме белән "Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз" дигән балалар иртәсе үтте. Аның максаты кошларга сакчыл караш, соклану , ярату хисе тәрбияләү , балаларның хәтерләү сәләтен үстерү иде.

Балалар белән кошлар турында сөйләштек. Бездә калып кышлаучы һәм күчмә кошларны аердык. Алар безгә нинди файда китерәләр? Балалар кошлар турында әйтелгән табышмакларга төгәл җавап бирделәр. Ахырдан кошларга багышланган презентация карадык/

Кәркәүч авылы китапханәчесе Хәбибрахманова Энҗе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев