Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Тургайлар җирне үпкәндә — язмыш

Моннан егерме биш ел элек яратуны хөрмәткә алыштырганыма бер генә көн дә үкенеп гомер итмәдем.

Ахыры. Башы.

Ул машинасыннан төште дә кызгылт сары төстәге бодай кырына барып басты. 

— Кил монда, — дип, мине чакырды. 

«Бер биш минут тын гына басып торыйк әле, аннан күрерсең», — диде ул, миңа карап елмаеп. 

Бермәлне зәп-зәңгәр күктә тургайлар сайрый башлады. Мин аларның каян килеп чыкканнарын да шәйләмәдем.

Биектә-биектә очтылар да уктай җиргә атылдылар, шундый ук тизлек белән кабат күккә күтәрелделәр. 

— Нәрсә бу, Дамир абый? — димен, шушы матурлыкка таң калып. 

— Тургайлар җирне үбә, — диде ул. 

— Бүгенге көнгә кадәр ничек мин шушы матурлыкларны күрмәгәнмен икән?

— Күрсәтүчесе табылмаган инде, — диде ул, күзләрен тутырып миңа карап. 

Кояш нурларына күзләремне чагылдыра-чагылдыра, тургайларны шактый вакыт күзәттем. 

Икенче көнне дә, ни хикмәт, машина булмау сәбәпле, тагын Дамир абый белән басуга эшчеләр ашатырга бергә чыктык.

Карап торышка кырыс кеше кебек күренсә дә, уен-көлкене ярата икән. Барганда да, кайтканда да юл буе кызык мәзәкләр сөйләп көлдерде. 

Шулай йөри торгач, ничектер аңа ияләнеп киткән шикелле булдым. Басуга чыгарга башка машина килсә, күңелдә сәер халәт барлыкка килә башлады. Нигә икәнен үзем дә аңлата алмыйм. 

«Быел укырга керү насыйп булмагач, икенче елны ничек тә тырышачакмын», — дип, үз-үземә сүз бирдем. Бу турыда Дамир абыйга әйткәч, ул да хуплады. «Лаеклы ялга чыккач, минем урынга калырсың», — дип, авыл хуҗалыгы институтына керергә тәкъдим итте. Ә минем балалар бакчасында тәрбияче булып эшлисем килә иде. 

— Бик балалар яратсаң, әнә миндә бишәү. Үзе бер балалар бакчасы, — дип көлде ул шул чакта. Бу сүзләреннән берни аңламасам да, укырга керергә булышачагын әйткәч ризалаштым. Беренче тапкыр тургайларның җир үпкәнен күргән көннән кызгылт сары бодай, алтын төсендәге арыш кырларына гашыйк булган идем инде...

Язга армия срогын тутырып, ул кайтты. Әмма яныма килмәде. Кайтканына бер атна вакыт үтте. Йөрәгемнең әрнүенә чыдар әмәл булмады. Көнем үз-үземә бер генә сорау биреп үтте: «Ни өчен?!»

Соңыннан билгеле булды: имеш, Дамир абый белән «типтерәм» икән. Шушы сүзеннән гарьләнеп, ул җәйне авылга кайтмадым. Акча эшләрмен дип, вакытлыча бер балалар лагерена әйдаман булып урнаштым. Җәйне авылда каршылыйсым килсә дә, әнинең көн дә: «Менә әйттем мин сиңа: армиягә кадәр көн үткәрү өчен генә йөрде ул синең белән, ә син ышанмадың», — дигән сүзләрен кабатлаячагын белгәнгә дә шәһәрдә торырга булдым. Уку башланырга ун көн кала гына авылга кайттым. 

Үсмер чакта һәрбер кызның эч-серен сөйләрдәй бер яшерен урыны булмый калмыйдыр. Бездән ерак түгел каеннар гына үсә торган посадка бар. Бала чагымнан күңелемә авыр вакытларда мин шунда барырга яратам. Хәтта утырып, көндәлек язар өчен кечкенә генә утын пүкәне дә алып барып куйган идем. Бүген көндәлек язарга түгел, үткәннәремә нокта куеп, бу урын белән мәңгегә саубуллашып, тормышымны башкача, үзем теләгәнчә дәвам итәр өчен ныклы бер карар кабул итәр алдыннан уйланырга кирәк, дигән сәбәп белән килдем. Әмма язмышның миңа мондый юнәлеш әзерләгәнен һич көтмәгән идем. 

Кайда, кайда, ә менә монда Дамир абыйны очратырмын дип уйлап та карамадым. Минем каен янында, минем урында башын иеп, ул утыра. 

— Исәнмесез, Дамир абый. Ни булды, нишләп утырасыз монда?

— О-о, булачак агроном кайткан икән. Исәнме, исәнме, — диде ул, утырган урыныннан торып. — Менә шушы урынга ияләшеп киттем әле. Җайлы ич, утырып торырга урындыгы да бар. Ә син нишләп йөрисең монда?! Әллә синең урынмы бу?

— Әйе, Дамир абый. Бу — минем «өй», — дидем, аңа карап елмаеп. 

— Алайса мине «йорт»ка кертәсеңме соң? — диде ул, тагын да елмая төшеп. 

— Кертәм генә түгел, үзегезгә бүләк итеп тә калдырам әле, — дидем, рәхәтләнеп шаркылдап көлеп. 

— Көлгәнеңне бер дә күргәнем юк иде. Килешә икән үзеңә, — диде ул, үзенең әйткәненнән үзе уңайсызланып. Аннан сүзен дәвам итте. — Я, укулар ничек бара? Шәһәргә киткәннән бирле сине күргән дә юк. 

— Ярый, тырышабыз. Сезнең йөзгә кызыллык китерәсе түгел иде инде, Дамир абый. — Ә нишләп монда ямансулап утырасыз?

— Бишенче дистәне ваклап баручы, биш бала белән тол калган иргә хисләнеп утырырга иң яхшы урын инде бу. Көндез вакыт юк. Аннан айлы кичтә, үзең генә булганда еласаң да, җырласаң да гаеп итүче кеше юк бит. Рәхәтләнеп уйланасың, хыялланасың, үткәннәреңне исеңә төшерәсең. 

— Хатыныгызны сагынасызмы?

— Сагынам, бик сагынам, сеңлем. 

— Балаларыгыз да сагынадыр. 

— Кечкенәсе көн дә: «Әни кайчан кайта?» — дип үзәкләремне өзә. 

— Нишләп өйләнмисез соң, Дамир абый? Үзегезгә генә бик авыр бит. 

— Хатыныма хыянәт итәрмен шикелле тоела иде. Быел беренче сыйныфка укырга керәсе кызымның — абыйсына: «Абый, әйдә, әтигә әни эзлик әле. Мәктәпкә барганда минем чәчемне кем үрер?» — дигән сүзләреннән йөрәгем меңгә телгәләнде. Биш бала өстенә кем риза булып килсен соң?! — дип, күзләремә текәлде. 

Алҗыган, талчыккан ирнең яшьле күзләрен йөрәгем күтәрә алмады. Мин, аның кочагына сыенып:

— Мин барам, Дамир абый, — дидем. 

— И-и сеңлем, яшьлегең белән аңламыйсың, — диде ул, кочагыннан этеп. — Рәхмәт. Күреп йөрдем, бәлагә юлыккан кешеләрне кызгана торган гадәтең бар икәнен дә беләм. Үзең дә рәхәт күреп үсмәдең. Тагын минем балалар белән азапланыргамы? Юк. Егетең бар икәнен дә, аны яратканыңны да белә торыпмы... Юк, сеңлем. Мин андый адымга бармыйм. 

— Туктагыз әле, Дамир абый. Тыңлагыз. Ул егет белән хат кына алыштым. Армиядән кайткач, безнең очрашкан да булмады. Яшермим, яраттым. Һәм онытырга тырышам. Сез миңа булышырсыз. Бары шуннан гына куркам: балаларыгыз мине ярата алырмы икән? 

— Ни сөйлисең син? Мин синнән егерме биш яшькә олы. Сиңа илле яшь тулганда, миңа җитмеш биш була. Бабай булам ич мин, — дип кырт кисәргә маташты Дамир абый. Шулай да:

— Исерек бер адәмнең колы булганчы, аксакалның хезмәтчесе булам мин. Әйдә, киттек безгә, әнигә әйтмичә ярамас, — дип, аны култыклап алдым. 

Шул көннән без бергә. Ел ярым калган укуымны читтән торып тәмамлап бетердем. Колхозда агроном булып эшлим. Биш елдан лаеклы ялга чыгам. Һәр эшемне аксакалым белән киңәшләшеп башкарам. Дамир үз балаларын гына түгел, бертуганнарымны да кайгыртып яшәде. Аллага шөкер, килеп кергән көнемнән балалар да мине үз итте, әни дип өзелеп тордылар. Хәзер читтә яшәсәләр дә, атна саен алардан күчтәнәч килми калганы юк. Бәйрәмнәрдә балалар, оныклар белән өебез гөж килеп тора. Шул вакытларда Дамирыма: «Миңа шушындый игелекле балалар үстерергә насыйп иткәнең өчен рәхмәт», — дип әйтми калганым юк. Балаларның әниләрен дә онытмыйбыз. Аның рухына багышлап Коръән ашларын укытып торабыз. 

Казанда белем алучы уртак кызыбыз туганнарының әнисе башка кеше икәнен белми. Абый-апалары кирәк дип тапса, үзләре сөйләр дип әйтмәскә булдык. 

Моннан егерме биш ел элек яратуны хөрмәткә алыштырганыма бер генә көн дә үкенеп гомер итмәдем. Аллага шөкер, хөрмәттә, мәхәббәттә яшәдем, яшим. 

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев