Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Тургайлар җирне үпкәндә — язмыш

Әллә язмышым булды, әллә ялгышым, аңламый да калдым. Үземнән 25 яшькә олы кешегә кияүгә чыктым. Әниең ничек риза булды, дисезме?! Бик шатланып ризалашты. Чөнки әнинең бер баласын булса да башлы-күзле итәсе килгәндер.

Мин балачактан ук наз күрми, иркәлекнең нәрсә икәнен дә белми үстем. Без биш бала идек. Әти хәмерне үз итә торган кеше булды. Безгә генә түгел, әнигә дә көн күрсәтмәде. Шул эчүе аркасында тиз генә якты дөньядан китеп тә барды. Ул вакытта олы бала — миңа — унике, иң кечкенә туганыма ике яшь иде. 

Коры табигатьле әнибез иркәләп үстермәде. Әтидән соң бигрәк тә. Унбиш яшем тулуга, җәйләрен үз урынына авыл хатыннарына ияртеп, ындыр табагына эшкә җибәрә башлады.

Җәем ындыр табагында үтсә, көз көне укудан кайтуга, күрше-тирәгә бәрәңге чүпләшергә керергә куша. Трактор алдырып киткән бер бакча бәрәңгене берүзем чүпләгәннең икенче көнендә, атлый алмыйча, урындык өстерәп йөргәннәремне мәңге онытасым юк.

Ул вакытларда: «Ни өчен, әни?» — дигән сорауларыма: «Эшләп үссәң, тормыш көтәргә җиңелрәк», — дип әйтә иде. «Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең — үзеңнең алдагы көнең өчен», — дигән сүзләрне дә еш ишетеп үстем. Әйе, әни дөрес әйткән. Иртә «җиң сызгануым» аркасында тормыш арбасының артыннан этеп түгел, алдан җиңел генә атлап барулар насыйп итте. 

Мәхәббәтем, яшьләй өзелеп сөйгән кешем белән без бергә була алмадык... 

...Соңгы кыңгырау кичәсендә ул мине биергә чакырды. Шул минутта кинәт әллә нишләдем. Йөрәгем чыгардай булып тибә, ике битем ут яна. Йә Ходам, ни бу?! Мизгел эчендә башымнан шундый уй йөгереп узды. Әллә шушы микән?! Без шул көнне туйганчы биедек, көлдек, сөйләштек. Ә аннан ул өйгә кадәр озата кайтты. Шул кичтән соң без очраша башладык. 

Мәхәббәт, яратуның ни икәнен аңлый гына башлаган идем, аны армиягә алдылар. Озатырга әни җибәрмәде. 

— Бармыйсың. Ул барыбер сине кияүгә алмаячак. Үзең дә аны көтмәячәксең, — дип кырт кисте. 

— Ни өчен, әни?! — дип елый башладым. 

— Ни өчен, ни өчен?! Еллар узгач, соравыңа җавапны үзең дә табарсың, — диде дә ишегалдына чыгып китте. 

— Әни, яратам бит мин аны, ул да мине ярата, — дип, артыннан кычкырып калдым. 
Бераздан әни кире әйләнеп керде дә:

— Сүз дә юк, яратасыңдыр. Ә менә аның сиңа яратам дигәне булдымы?
Мин күзләремне түбән төшердем. «Булмады шул, булмады, әни», — дип, күңелемнән генә аңа җавап бирдем. 

— Юк шул. Армиягә китәсе егетнең көн үткәрүе генә иде ул. Син генә түгел, егет үзе дә моны аңламый әле. Менә ике ел хезмәт итеп кайтсын, шуннан соң карарсың. Шыңшып, нервымны ашап утырма монда. Әнә колхоз ашханәсенә пешекче ярдәмчесе кирәк икән, иртәгә шунда эшкә барырсың, — диде әни. 

Ризамы мин, юкмы — аны сорап та тормады. Барасың булгач барасың. Ә минем хыялым быел укырга керү иде... 

Баштагы мәлләрдә язган хатларыма җавап бирмәде ул. Озатырга бармаганыма бик үпкәләгән иде. Соңрак хатлары еш килде. Мин дә аның һәр хатына минуты, сәгате белән җавап юллыйм. Ул күбрәк хезмәте, дуслары турында яза иде. «Төн. Тынлык. Шылт иткән тавыш та юк. Кинәт йолдыз атыла. Сискәнеп китәм. Акрын гына таң җиле исеп куя. Колак салып тыңлыйм. Сакта торган вакытларыңда йокың киләдер инде, дисең. Юк, килми. Сине уйлыйм. Хатка салып җибәргән фотоңны куен кесәмдә йөртәм. Рәхмәт үзеңә, хатларыңны еш язасың. Егетләр биетә-биетә арытып бетерәләр. Арабызда иң бәхетлесе син, диләр.

Авыл, чәчү чәчеп киткән басу-кырлар, иң матур вакыт — тургайларның җирне үбә торган мизгелләре сагындыра. Хезмәтне тутырып кайтуга, авыл хуҗалыгы институтына укырга керәчәкмен». 

Әйе, хатларын бик матур яза. Көтеп алам, тоткарланса — сагына башлыйм. Аның мине көт, сине яратам, дигәне булмаса да, яратуына ышана идем... 

Әнигә каршы килә алмадым, ашханәгә эшкә кердем. 

Беркөнне басуга эшчеләргә ашарга алып барыр өчен буш машиналар булмау сәбәпле, колхозда агроном булып эшләүче Дамир абый белән җибәрделәр. Тыныч табигатьле, биш бала белән тол калган Дамир абыйны авылда хөрмәт итәләр, шул ук вакытта үзен кызганалар да. Эшчеләрне ашатып, кайтыр юлга чыктык. Ни хикмәт, арыш басуы кырына җиткәч, кисәк кенә Дамир абый машинасын туктатты. Мин курка калдым. Машинасыннан төште дә басу эченә кереп китте. Уф дип куйдым. Йомышы булган икән дип уйладым. Озак та тормады, чыкты да, мин утырган якның машина ишеген ачып: «Әйдә, матурлык күрсәтәм үзеңә», — ди. Бөтенләй калтырап төшеп, еламсырый ук башладым. 

— Нәрсә булды, нигә куркасың? Мин бит сиңа тургайларның җир үпкәнен генә күрсәтәсем килгән иде. Ярар алайса, кайтыйк, әйдә, — дип, машинасына кереп утырды. Шул мизгелдә куркуым юкка чыкты. 

Тургайларның җир үпкәнен, ди бит дип уйлап куйдым. Башка вакытта күреп буламы икән, әйдә, күрсәтегез, дисәм, ачуы чыгармы икән, дигән уйлар биләп алды. Шулай да көчкә телемне әйләндереп:

— Ничек җирне үбә алар, Дамир абый? — дип сорарга тәвәккәллегем җитте. 

— Күрәсең киләме? — диде ул, җанланып. 

— Әйе, бик тә, — дидем. 

Ахыры алдагы санда

Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш

фото: «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев