Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 
 
Сәрбиҗамал кызына эндәште:

 – Кызым, балам,  Нәсимәм, уян инде, өйгә кайтып җитик.

Әмма егерме ике яшьлек кыз бала әнисенең итәгендә тынычлап йоклавын белә, күзләре шулкадәр авыр, аларны ачарлык әмәле юк. 

Сәрбиҗамал көтмәгәндә-уйламаганда әйтеп куймасынмы?!

 – Кызым,  әйдә, өйгә кайтыйк. Хисмәт малаеннан кичә тагын бер хат килде. Кәртечкесе дә бар бугай.

Шуларны укыйсың да бар, әйдә, кайтыйк.

Нәсимәнең күзләре бердәй ачылып китте.

 – Кәртечкесе дә  бар дисеңме? Кайда, әни, күрсәт!

 – Өйдә алар, кызым,  өйдә. Әйдә, кайтыйк.

Нәсимә урыныннан шактый җиңел генә торды. Әнисе хәтта куркып куйды. 

 – Сөбханалла,  кызым, сөбханалла. Әгүзе-бисмиллаңны әйт. Ипләп тор. Пәри-җен сукмасын, Алла сакласын.
Алар өйгә басу юлыннан, ашлык үскән басу арасыннан кайтты.

Ананы тагын бер нәрсә борчый иде. Нәсимә төрмәгә аның Гайшәсе белән бергә җибәрелде бит. Нигә бу үзе генә? Гайшәсе ник кайтмаган?

 – Кызым, Гайшә апаң ник юк, ул кайда калды?

 – Мине алданрак җибәрделәр. Ул өч аен тутырып кайта, әлегә төрмәдә калды. Мине елап озатты.
Бу хәбәр ананы бераз гына булса да тынычландырды.

Кайтып керү белән Нәсимә фронттан килгән хатларны сорап алды һәм, аларны күкрәгенә кысып, мич артына, әнисе җәеп биргән урынга ауды. Шул ятудан тәүлек ярым узгач кына уянды. Шунда гына ул сөйгәненең рәсемен конвертыннан чыгарды һәм сәгать буе яратулы күз карашы белән аңа карап торды.
 
Сәрбиҗамал малайларны ныгытып куйды, Нәсимә апаларының кайтуы турында беркемгә дә әйтергә ярамый! Хәтта иң якын күршесе Миңсылу тәтә дә белмәскә тиеш. Майбәдәр җир астындагы еланны да сизә, хәбәр аңа барып ирешсә, бөтен авылга фаш була дигән сүз.

Чит-ят күзләргә күренмичә, берничә көн хәл алгач, әнисенең үлән чәен эчеп сихәтләнгәнен сизеп, Нәсимә аякка басты. Өй эчендәге эшләрне әкренләп үз кулына ала барды. Идәннәрне ялт иттереп юды. Мичне акшарлады, тәрәзә пәрдәләрен юып элде. Апасы Нурхәятнең, аның малайларының өс-башларын ямады. Ара-тирә кулъяулыклар чикте. Ул аларны Хөрмәтенә җибәрермен дип хәстәрли  иде. Кәҗә мамыгыннан ике бармаклы бияләйләр, шарф бәйләп, сугышка посылка итеп салырга исәбе. Алар янына күзеңнең явын алырлык чәчәкләр чигелгән кулъяулыклар да өстәлсә, сөйгәненә бик күңелле булыр дип уйлый иде.

Менә атна-ун көн узып та китте. Ул курка ук башлады. Аның азат ителү турындагы кәгазенә, өч көн үтүгә, элек эшләгән урынына барып теркәлергә, дип язылган иде. Барып күренмәсәң, алар яңадан судка бирергә мөмкиннәр. Бу юлы өч айга гына түгел, өч елга ук ябып куюлары ихтимал. Инде иртәгәсен Кукмарага барырмын, дип ниятләп куйды. Анда барып күренгәч,  шунда ук эшкә кушарлар, әнисе янына кимендә бер атнасыз кайта да алмас. Тагын уникешәр-унөчәр сәгатьле эш көннәре тезелеп китәчәк. Нихәл итәсең, сугыш вакытының талканы коры.
 
Кичкә таба аларның капка төбенә тарантас җигелгән ат килеп туктады. Моны күреп, Мәлик белән Хәкимулла, йөгереп, капка төбенә чыктылар. Алар, килүченең Андрей Чекмарев икәнен белгәч, йөгерешеп өйгә керделәр. Каушап калган  өйдәгеләргә берсен-берсе бүлдереп хәбәр бирделәр:

 – Анда Андрей абый килгән. 

 – Кайсы Әндери?

 – Андрей абый инде, бездә сәвит прсидәтеле булган абый!

Моны ишетеп, Сәрбиҗамал апа кызы Нәсимәне мич аралыгына яшерде, аның алдындагы чаршауны тартып куйды. Бу Чекмарев дигәннәре биредә нәчәлник булып торган иде. Әйбәт кенә кеше иде үзе. Безнең түрәләр кебек әллә кем булып йөрмәде, кешеләргә җәбер-золымы да булмады кебек. Әмма моннан киткән иде бит инде ул. Тагын нишләп йөри икән? Әллә яңадан безнең авылга кайтарып эшләтәләрме? Нәсимәнең кайтканын иснәнгәннәрдер дә, аны алырга килгәндер!

Шуларны уйлап хәвефләнеп нишләргә белми торганда, өй ишеге ачылды, анда утыз биш-кырык яшьләрдәге  Чекмарев  күренде. Ул бераз аксаклап атлый икән.

 – Исәннәрмесез, Сәрбиҗамал түти, керергә рөхсәт булырмы? – диде ул якты чырай белән.

Аның елмаеп эндәшүен күреп, Сәрбиҗамалның эченә бераз җылы керде. 

– Әйдүк, әйдүк, кер, кер, Әндери. Каян килеп чыктың? Сине эшкә Каенсарга китте дигәннәр иде бит. Әллә яңадан безгә кайттыңмы? Алай булса, бик әйбәт булыр иде. Халык әле бүген дә үзеңне сагынып сөйли. Әйбәт прсидәтел иде, андый кешене озак эшләтмиләр шул, дип, сине сагыналар.

Андрей дигәннәренә мондый сүзләр белән каршылаулары рәхәт иде. Чыннан да, ул биредә ике ел авыл советы председателе булып эшләгән иде. Райком быел аны моннан алты-җиде чакрымдагы Каенсар авылына шушы ук вазыйфага  күчерде. 

- Бу бит сайланып куела торган урын, болай гына барып эшкә керешү ничек булыр икән? – дип әйтеп тә карады. Шул соравына ул кискен генә җавап алды:

- Сугыш вакытында нинди сайлау? Кая куябыз, шунда барасың. Райком кушуы – халык ышанычы, дигән сүз. 
 
Хәзер ул татарлар белән удмуртлар бергәләшеп яши торган төбәктә җирле хакимият башлыгы булып эшли. Әле менә шуның өстенә колхозга җитәкчелекне дә аның җилкәсенә саласылар икән. Үзе әйтмешли, советка да, күмәк хуҗалыкка да үзе - баш. Җилкә кашырга да вакыты юк. Хатыны Надежда Николаевнаны шундагы мәктәпкә директор итеп билгеләгәннәр. Зурысына җиде яшь булган өч балаларын карарга бөтенләй мөмкинлекләре юк. Мәктәп хуҗасы да, сугыш вакыты булганлыктан, укыту-тәрбия эшләре белән генә шөгыльләнми, укытучылары белән бергә, колхозчылар кебек үк, аңа да бөтен эшне ырып-ерып барырга туры килә. 

Ул үзенә аптырап карап торган Сәрбиҗамал апага аяк өсте генә менә шуларны сөйләп алды. Каушавыннан Сәрбиҗамал кунакка түргәрәк узарга, дивар буендагы эскәмиягә утырырга да әйтмәгән иде. Андрей бу гаиләне нишләптер ят итми иде. Шуңа күрә ул өстенә төрле кыйпылчык ситсалардан укмаштырылган япма җәелгән эскәмиягә үзе барып утырды. 

Сәрбиҗамал апа үзе аяк өсте калды. Чөнки бу кешенең аларның өенә килеп керү сере һаман да ачык түгел. Мөгаен, Нәсимәне эзләп кергәндер, дип шикләнүе баш миендә әйләнеп тора. Эзләп килсә, нигә ул аңа? Бу хәерлегәме? Әллә... 
 
Шикләнүе дөрес булып чыкты. Андрей Чекмарев ап-ачык итеп сорау бирде:

 – Нәсимә  кайтты, дигәннәр иде, кайда соң үзе?

Бу сүзләрдән Сәрбиҗамал катты да калды. Кызының кайтканлыгын беркем дә белми, дип йөр син?! Ә бу – әллә кайдагы керәшен – каян белгән? Юньлегәме бу, юкмы?

Карчыкның каушавын күреп, килеп туган киеренкелекне  киметергә теләп, Андрей йомшак тавыш белән сөйләп китте: 

– Безнең  Каенсардан да бер хатын Зөя төрмәсендә аның белән бергә булган. Ул да кичә котылып кайтты. Арпаяз кызы Нәсимәнең сак астыннан котылуына ун көнләп бар инде, дип, ул әйтте. Кайткандыр бит? Нишләптер йөзеңдә, Сәрбиҗамал түти, сөенү күрмим. Кайда соң әле үзе? Атап, аны күрергә килдем.
Сәрбиҗамал апа, боларны ишеткәч, инде артык боргаланып торуның файдасыз икәнлеген аңлады.

– Кайткан иде шул. Әле кайтуын беркемгә дә әйткән юк. Бик бетеренгән иде. Бераз тәненә төс керсен, дигән идем. 

Ул, чаршау ягына борылып, кызына дәште:

– Кызым, чык, әнә Әндери абыең килгән, сине күрәсе килә.

Кече якны аерып торган чаршау кыймылдап куйды. Тартынып кына Нәсимә бу тарафка чыкты. Оялчан гына тавыш белән исәнләште:

– Исәнмесез, Андрей абый.

– Исәнме, Нәсимә, кайтуың бик әйбәт булган. Үзеңнән алда синең турыда яхшы сүзләр кайтты. Анда да син югалып калмагансың. Уңганлыгың аркасында яхшы исәптә булгансың. Синдәй кешеләр кайда да кирәк, менә сине эзләп килдем әле.

– Әле  минем дә кемгә дә булса кирәгем бармыни? Өч ай гына булса да без инде анда үзебезне бу дөньяның ят кешеләре итеп саный башлаган идек.

– Ничек  инде ят булсын? Әле синең бөтен киләчәгең алда. Мондый хәлләргә артык исең китмәсен. Бөтен иле белән бит. Үзеңә генә әйтәм, синең һәм шундый язмышка очраган бик күпләрнең бер дә юкка сак астына эләгүләрен беләбез. Күп очракта андый хәлләргә әйбәт кешеләр юлыга. Начарлары хәтта төрмәләргә дә кирәк түгел. Алар әнә, бер тамакларын кайгыртып, хәтта хәзерге шартларда да,  алып-сатар булып, башкалар өстенә кояш чыгармыйча, илгә  игелек күрсәтмичә, еш кына кыек юлда йөри бирәләр.  Аларны тотарга тиешле кешеләрнең куллары кыска. Ә менә сине мин яхшы беләм, шуңа килдем дә.
 
Чыннан да, бу кешенең Сәрбиҗамал гаиләсенә мөнәсәбәте монда эшләгән вакытында да әйбәт иде. Күреп тора: эшчәннәр, булдыклылар, намуслылар, пөхтәләр. Әтиләре ул бирегә килгән елны вафат булды. Әле алтмышы да тулмаган иде, диделәр. Колхозда ат караучы булып эшләгән. Аны атның телен белә иде, диделәр.  Эшен җиренә җиткереп, вәземләп башкара иде, дип, яхшы яктан гына искә алырлар иде. Ат абзары - ул елларда авыл халкының карап торган урыны. Ник дисәң, колхоз атлары барысы да өй борынча җыеп алынган. Һәрбер атның элеккеге хуҗалары бар. Атларны да аларның исемен кушып атап йөртәләр: Хәйрулла алашасы, Сәмик биясе, Галләм кырыкмышы... Шул элеккеге хуҗалар кимендә көнгә бер тапкыр булса да ат абзарына (соңыннан аны конюшня дип йөртә башладылар) кереп чыгуны,  атларының хәлләрен белеп торуны гадәт иткәннәр. Атлары да хуҗаларын таныйлар, аларны кешнәп каршы алалар. Ник дигәндә, ат авызына алардан нинди дә булса ризык эләгеп кала. Күрәләр, Галимулла атларны үзенеке кебек яратып карый, барысына да күз-колак булып тора. 
 
Дәвамы алдагы саннарда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X