31 июль 2013 яңалыклары
-
Нырты авылында яшен суккан су башнясының идарә итү тартмасын төзекләндергәннәр
Нырты авылында Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы полициянең участок пунктын сафка бастырып килә. Биредә тиздән модульле полиция участогы һәм полиция йорты бер түбә астында булачаклар. Шулай ук, Нырты мәктәбендәге капиталь ремонт та ахырына якынлашып килә. Авылда су башнясының идарә итү тартмасын яшен суккан булган, анысын да инде төзекләндергәннәр. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Уразайга Төркиядән Коръән-хафиз кайткан
Быелгы Рамазан ае кысаларында Татарстанга Төркиянең Стамбул шәһәрендә урнашкан Коръән-хафизларны әзерләүче уку йортыннан 38 Коръән белгече кайткан иде. Шуларның берсе Кыям Текин - Сәрдекбаш җирлегенә караучы Уразай авылына билгеләнде. Кыям Текин биредә тәравих намазлары алып бара. Өйлә намазыннан соң һәм тәравих вакытында Коръәнгә хәтем кыла, ягъни аны тулысынча ике тапкыр...
-
Бүген "Нараткай" лагереның икенче сменасы ябыла
Бүген Камышлы һәм Янил авылларында урнашкан "Нараткай" лагерьларының икенче сменасы ябылу узачак. Әлеге сменада биредә 200дән артык бала ял иткән. Лагерьның өченче сменасы Камышлы авылында, 4 августта эшли башланачак. Ул ике атна дәвам итәчәк.
-
Кукмараның "Кояшкай" балалары Пугачева, Глюкоза, Розенбаум һәм Нюша булып карады
"Кояшкай" социаль приютында "Бергә-бер" дип аталган иҗат кичәсе узды. Биредә малайлар һәм кызлар күңелләренә хуш килгән артислар булып киенделәр һәм аларга пародияләр ясап, кызыклы чыгышлар ясадылар. Концерт булып оештырылган әлеге чарада Матрена белән Чәчкә исемле заманча рус әбиләренең, Глюкоза, Нюша, Александр Розенбаум, Алла Пугачева һәм башка артистларның чыгышларын тамаша кылып...
-
Кукмара җирлегендә 2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль программасының үтәлеше тулы көчкә бара
2011-2017 елларга исәпләнгән "Чиста су" федераль максатчан программа һәм ике контурлы казаннар урнаштыру Кукмара җирлегендә ничек тормышка ашырыла? Район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллинга шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Быелгы һава торышы үтә кырыс булып, җәй буе рәтле яңгыр яумавы болай да суга кытлык кичергән халыкка ифрат авыр булды. Су...
-
Олыяз мәктәбендәге капиталь ремонт: идәнгә керамик плитә җәя башлаганнар
Олыяз авылында төзелеп килә торган яңа мәктәпнең түбәсе ябылып бетте, хәзер аның идәннәренә керамик плитә җәя башладылар. Мәктәп директоры Гомәр Хаҗиев хәбәр итүенчә, 25 августка биредә 190 урынлы мәктәп һәм 40 урынлы балалар бакчасы сафка басачак. Мәктәп кирпечтән эшләнә, ул ике катлы, барлык уңайлыклары булган заманча мәктәп булачак. Агымдагы уку...
-
Игътибар! Өр-яңа бәйге! "Джаконда елмаюы"!
Хөрмәтле сайтыбыз кунаклары! Сезне "Джаконда елмаюы" дигән өр-яңа конкурсыбызда катнашырга чакырабыз! Конкурста катнашу шартлары бик гади. Аның өчен naz8gul@mail.ru яки http://vk.com/id208115664 электрон почталарына гаҗәеп, серле һәм матур итеп елмаеп төшкән фотоларыгызны һәм үзегез турында анкета тутырып җибәрергә генә кирәк. Фотолар әлеге сайтта да урын алачак. Җиңүчегә исә - Кукмарада ФОТОСЕССИЯ...
-
Кукмара хәрби комиссариаты контракт буенча хезмәт итәргә чакыра
Район хәрби комиссариаты Армия хезмәте узган, 35 яшькә кадәрге ир-егетләрне контракт буенча хезмәт итәргә чакыра. Акчалата түләү 25 мең сумнан алып 38 мең сумга кадәр. Кукмара поселогы, Ленин урамы, 60 йорт адресы буенча урнашкан хәрби комиссариатка, 8нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-61-07, 2-61-32. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Иртәгене бүгеннән кайгыртыгыз
Федераль ташламалардан файдаланучылар 1 октябрьгә кадәр катгый карарга килергә тиеш: 2014 елга социаль хезмәтләр җыелмасын (соц.пакет)ны калдырыргамы яки социаль хезмәтләрне акчалата алыргамы? Әле ике айлап вакыт булса да, табиблар соц. пакеттан баш тартучыларны яхшылап уйларга чакыра. Чөнки карарны, район Пенсия идарәсенә гариза язып, 1 октябрьгә кадәр генә үзгәртергә була, ә...