30 декабрь 2016 яңалыклары
-
Кукмара өченче мәктәбе базасында Яңа ел бәйрәме узды (фото)
Балалар өчен театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары балалар белән бергәләп уйнап, җырлап, чыршы тирәсендә әйләнеп күңел ачты. Уеннар, ярышлардан да беркем читтә калмады. Эльвира МИННАХМӘТОВА
-
Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда нинди чаралар узачак?
31 декабрь, 19.00 сәгатьтә - сәхнәләштерелгән "Яңа елны каршылау" тамашасы ( Яңа ел костюмнары маскарады, концерт программасы, чыршы тирәли әйләнү, күңел ачулар) 22.00 сәгатьтә - салют. 22.00-23.00 сәгатьләрдә - дискотека. 1 гыйнвар, 1.00-4.00 сәгатьләрдә - дискотека.
-
Кукмарада узачак Яңа ел бәйрәме чаралары программасы
Район Мәдәният йортында: 1 гыйнвар, 20.00 сәгатьтә - Яңа ел дискотекасы 7 гыйнвар, 17.00-21.00 сәгатьләрдә - сәхнәләштерелгән "Күңелле Раштуа" тамашасы Җиңү Паркы каршындагы мәйданда: 31декабрь, 19.00 сәгатьтә - сәхнәләштерелгән "Яңа елны каршылау" тамашасы ( Яңа ел костюмнары маскарады, концерт программасы, чыршы тирәли әйләнү, күңел ачулар) 22.00 сәгатьтә - салют. 22.00-23.00...
-
"Чиста шәһәр” оешмасы директорына Мактау грамотасы тапшырылды
Күпьеллык фидакарь хезмәте һәм Кукмара районында торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен "Чиста шәһәр" оешмасы директоры Фирдәил Шәрипов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Чын Кыш бабай бар икән ул!
-Әни, мин Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сорап тормам инде, - диде кызым Самира, бик эшлекле кыяфәт белән. -Нишләп, - дим аптырап. -Ник, әни, син миңа язып уйнарга такта сатып аласыңдыр бит инде. -Алырмын, инде, кызым, - дим. -Кыш бабайның болай да эше күп, шуңа күрә аннан сорап тормыйм инде,...
-
Яңа елга бүләккә – автобус
Без - Чарлы мәктәбендә укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар өчен яңа автобус чын мәгънәсендә Яңа ел бүләге булды. Автобус, Татар Толлысына беренче тапкыр килеп, балаларны туган мәктәпләренә алып киткәч, әйтеп бетергесез сөенеч кичердек. Автобуска кереп, үзләренең урыннарына утырган, әйләнә-тирәләрен кызыксынып күзәткән балаларның бәхетле һәм дулкынланган йөзләрен күрү ни тора иде!...