Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын Кыш бабай бар икән ул!

-Әни, мин Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сорап тормам инде, - диде кызым Самира, бик эшлекле кыяфәт белән. -Нишләп, - дим аптырап. -Ник, әни, син миңа язып уйнарга такта сатып аласыңдыр бит инде. -Алырмын, инде, кызым, - дим. -Кыш бабайның болай да эше күп, шуңа күрә аннан сорап тормыйм инде,...

-Әни, мин Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сорап тормам инде, - диде кызым Самира, бик эшлекле кыяфәт белән.

-Нишләп, - дим аптырап.

-Ник, әни, син миңа язып уйнарга такта сатып аласыңдыр бит инде.

-Алырмын, инде, кызым, - дим.

-Кыш бабайның болай да эше күп, шуңа күрә аннан сорап тормыйм инде, барыбер Кукмарага кереп тә тормый диделәр, - диде ул, бабакайның хәленә кереп.

Бер көнне кызым мәктәптән кайтканда: "Әни, мәктәптә суык яктан чын Кыш бабай килә икән, диделәр. Шуннан гына очып та китәчәк, Кукмарага кереп тормый", - дип, сөйләнеп кайтты. Эшемдә дә бу турыда сүз дәвам итте. Нократ Аланыннан реклама бүлегенә белдерү бирергә килгән ханым да аны Чыршы ачылу бәйрәменә, ерак Устюгтан киләчәк чын Кыш бабайны каршы алырга чакырган.

Телдән төшмәгән мондый зур вакыйганы калдырып буламы соң! Эштән соң тиз генә кайтып ашап-эчтек тә, Кыш бабайны күреп калырга дип, Нократ Аланына ашыктык, чын Кыш бабай ди бит, кайчан күрерсең тагын андыйны?! Әллә ни соңга калып килмәсәк тә, Кыш бабай үзәк мәйданнан киткән иде инде. Шул арада ук кызымның кәефе кырылып, күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. "Менә очып та киткән, күрми дә калдым", - диде сабый, яшь тулган күзләрен мөлдерәтеп. "Кукмарага да килер әле, борчылма шулкадәр, олы кызлар еламый инде", - дип тынычландырган булам. "Юк, килми инде ул, очып киткән. Мин аны бүтән беркайчан да күрмәячәкмен", - дип кабатлады ул. Беренче сыйныфта укучы кызым Кыш бабайга ышанадыр дип һич кенә дә уйламаган идем, бик тиз генә зур үстермәкче булганмын мин баламны. Инде Кыш бабайны күрсәтмичә, эзләп тапмыйча кайту юк! Сорашып белештек: бабакай белән очрашу шәһәрнең мәдәният йортында дәвам итәчәк, диделәр. Киттек шунда. Ә анда кешенең күплеге! Урыннар булмаса нишләмәк кирәк?!

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев