29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” газетасы ветераннарын хөрмәтләдек
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан "Хезмәт даны" газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан матбугат ветераннарын кунакка чакырдык. Мул табынлы өстәл артында сөйләшеп сүзләре бетмәде өлкәннәребезнең. Ветераннар белән очрашу бары тик җылы хатирәләр генә калдырды.
-
Иртәгә Кукмарада ярминкә узачак
Район халкы игътибарына! 30 сентябрьдә Кукмарадагы ярминкә мәйданында ("Добреев" кибете янында) Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә оештырыла. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
«Голос»та тагын бер татар кызы - кем ул?
"Безнекеләрне бел»! Татарстанлыларның «Голос» программасын яуларга яратканнары сер түгел. Бу юлы анда Алабуга шәһәре кызы Альбина Йосыпова үз көчен сыный.
-
Өлкәннәр көнендә кукмаралылар автобуста бушлай йөриячәк
1 октябрьдә пенсия таныклыгын күрсәткән очракта Кукмара шәһәр транспортында бушлай йөрергә мөмкин.
-
Балан бәлеше (РЕЦЕПТ)
Камыр өчен: 250 гр кибет каймагы (нинди майлылыкта да ярый), 1 йомырка, 4 аш калагы көнбагыш мае, тоз, әз генә шикәр комы, он, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.
-
Подписка декадасы: бәяләр төшә, язылып кал!
Хөрмәтле газета укучылар! 5 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр газеталарга язылу декадасы игълан ителә. 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 609 сум 30 тиеннән (хәзерге бәясе 660 сум), бер елга 1217 сум 63 тиеннән (хәзерге бәясе - 1320 сум) языла...
-
Кукмарада өлкәннәргә мунча хезмәте өчен ташлама ясала
29, 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә пенсионерларга Кукмарадагы мунча хезмәте өчен пенсия таныклыгы белән 50 процент ташлама каралган.
-
Кукмара иҗат академиясендә концерт була
30 сентябрьдә Кукмара иҗат академиясендә сәгать 10.00да бәйрәм концерты була. Керү ирекле.
-
Радик Юльякшинның апасы банк эшен ташлап, энесе төркеменә кушылган
Белгәнегезчә, Радик Юльякшин үзенең концертларына әнисен дә алып йөри иде. Хәзер алар тулы бер гаилә булачак: чөнки җырчының апасы Регина да аларның сафларына кушылды. - Россиянең төньяк өлешенә күченеп киткәч, миңа бик күпләр: "Ник ерак киттең?", "Ни өчен Питер, ә Мәскәү түгел?" кебек сораулар бирде, - дип сөйли Регина. -...
-
Алганчы, документын карагыз!
Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән - Башкортостан, Оренбург, Саратов, Киров, Марий Элдан терлекләр алып кайтып сату итү белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Тик менә күп очракта ветеринария таләпләрен тупас бозалар. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр ветеринар теркәү таныклыгы...
-
Тат.Тулба китапханәчесе балалар белән көзге урманга экскурсиягә чыкты (фото)
Урман... Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак-яшәү шартларын тудыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә.Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле - саф һавасы, яфракларның әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы - болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә. Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның...
-
Бүген "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы була
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына "Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы 29 сентябрьдә, сәгать 13.30да Кукмара үзәк китапханәсендә була. Рәхим итегез.