28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин: “Җөмлә төзи белмәгән кешеләрне Язучылар берлегенә кабул итәләр”
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Казан дәүләт педагогика университетының 2 курсында укыганда "Идел" журналына эшкә урнашырга тели. Әмма аны редакциягә якын да китермиләр, шигырьләрен укып та тормыйлар хәтта. Шуннан соң ул барысына да кул селтәп, төзелешкә эшкә керә, җир казырга тотына. 2005 елда гына "Идел"дә хезмәт итә башлый. - Рүзәл, бүгенге көндә...
-
Бүген "Беренче канал"ның "Давай поженимся!" тапшыруында Чаллы буйдагы кәләш сайлый
Бүген, 28 октябрьдә, "Беренче канал"да "Давай поженимся!" тапшыруында Чаллы буйдагы Владислав Волков кәләш сайлый. Тапшыру 18:45 сәгатьтә эфирга чыга. Хәбәр иткәнебезчә, Владислав: "Гомер итәр өчен акыллы, зифа буйлы, коңгырт чәчле пар эзлим. Иң мөһиме,Чаллыда яшәргә риза булсын", - дип белдергән иде. Чаллы буйдагы белән танышырга Санкт-Петербургтан 20 яшьлек Дарья, Мәскәүдән...
-
Тартма эчендә – үле карчык
Шушы көннәрдә Израильнең Бен-Гурион исемендәге аэропортына Россиядән килгән йөк самолетында таможня хезмәткәрләре сәер тартмага юлыкканнар. Аның эчендә үле карчык булган. Янында бернинди документ табылмаган. Аның шәхесен ачыклау һәм гаиләсен табу өчен волонтерлар зур тырышлык куйганнар. Моның өчен алар Россиядәге коллегаларына һәм Израильнең чит илләр эшләре министрлыгына мөрәҗәгать итәргә туры килгән....
-
Һөнәрлегә эшсезлек янамый, ди аяк киемнәре төзәтү остасы Станислав Володин
Шактый кыйммәт бәягә аяк киеме сатып алган идем, атна-ун көн эчендә рәте китте, киярлеге калмады. Чүплеккә ташларга кызганыч, яңаны алу өчен кабат акча кирәк, дип зарланучыларны еш очратырга туры килә. Нәкъ менә шул чагында аяк киемнәрен ремонтлаучы осталарының барлыгын искә төшерәсең дә, шатланып куясың. Аяк киемнәрен ремонтлау мастеры Станислав Володин...
-
Югалган балыкчылар табылган
Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмаулары хакында хәбәр ителгән иде. Аларның үле гәүдәләре табылган. Балыкчыларның җәсәде бер тәүлек аралыгы белән табыла. Исегезгә төшерәбез, 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп...
-
Көмеш туй (хикәя)
Арып-талып, дөнья акча түгеп, көмеш туйларын уздырганнан соң, ир белән хатын үзенекен уйларга утырды. - Нәрсә инде бу? Әйтергә тел әйләнми, егерме биш ел гомер узган да киткән, - дип уйлады, хатыны белән шулай озак яши алуына гаҗәпсенгән ир. - Ярар, ичмасам, үкенерлек түгел, яшисен яшәп калды. И-и, булды инде...
-
Сөт бәясе белән авыл халкы канәгать түгел
Язгы-җәйге айларда ел саен шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре нык кими, быел да аның литрына 10-12 сумнан исәп-хисап ясалды. Югыйсә, продукциянең иң мул чорында аны күбрәк сатып, күбрәк акча эшләргә иде дә бит... Юк шул, авыл кешесенә акча бервакытта да җиңел керми. Көзгә аяк баскач, бәяләр бераз арта башлады. Район...
-
РДКда якташыбыз Мәгъсүм ага Насыйбуллинны искә алу кичәсе була
29 октябрьдә, 13.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында Байлангар авылында туып-үскән якташыбыз - язучы, журналист, юрист Мәгъсүм ага Насыйбуллинны искә алу кичәсе була. Кичәдә язучының туганнары, каләмдәшләре һәм якташлары катнаша. Шулай ук язучыларның китапларын сату да оештырылачак.
-
Иртәнге һәлакәт: берсе – бәргән, икенчесе таптаткан
Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте бүген 5:45 сәгатьтә булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән. Каршысындагы автомобиль кинәт туктап калу сәбәпле, "Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат машинасы белән тиз генә уң як полосага күчеп басарга теләгән. Шул вакытта ул тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә....
-
Күппрофильле лицей укучысы Тимерхан Нургалиев картинг буенча чемпионатта катнашты (+Фото)
Казанның "Форсаж" клубында эчке эшләр органнарында хезмәт куючыларның балалары арасында картинг буенча чемпионат узды. Әлеге чарада район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевның улы, күппрофильле лицейның өченче сыйныф укучысы Тимерхан катнашты һәм 78 кеше арасында 16нчы урынны алды, дип хәбәр итте ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин.
-
Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар” отряды слеттан икенче урын белән кайтты (+Фото)
Казанның "Патриот" республика үзәге базасында Татарстанның хәрби-патриотик клублары катнашында слет узды. Әлеге чарада Кукмара беренче гимназиясенең Фәрхәд Гыйлаев җитәкчелегендәге "Яшь коткаручылар" отряды да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Алар "Медиа-визитка", "Сугышчан листок" бәйгеләрендә - беренче, "Визит карточкасы", "Калашников автоматын җыю", "Хәрби-тактик уен", "Пневматик винтовкадан ату"да өченче урыннарны алдылар. "Яшь коткаручы"лар отрядында шөгыльләнүче...