28 май 2015 яңалыклары
-
Июнь аенда кукмаралыларны рәттән өч көн ял көтә
12 июнь - Россия көне. Бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Аны шулай ук Бәйсезлек көне дип тә атыйлар. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 12 июнь эшләми торган бәйрәм...
-
Әниемә бүләк (шигырь)
Әниемә бүләк ясар өчен Утырдым мин өстәл артына. Әллә ясап бирергәме икән Матур гына берәр картина? Әллә күктән йолдызларны чүпләп, Ясап бирергәме муенса? Иллә күңелләре булыр иде Минем йолдызларга коенса. Әллә иртән йокысыннан торгач, Бер кочаклап үбеп алыйммы? Эшкә чыгып киткән вакытында Кесәсенә кәнфит салыйммы? Озак баш ваттым мин, әниемне...
-
Кукмара районының Рудник авылында билгесез җанвар тавыкларның канын эчкән
Рудник авылындагы йортларның берсендә яшәүчеләр иртә белән сарайдагы кош-кортларын ашатырга чыккан җирдә өнсез калалар. -Төнлә белән ниндидер җанвар 12 тавыкның канын эчкән, әтәчнең башын өзгән, өстәвенә ике тавыкны үзе белән алып чыгып киткән, - диләр алар. - Әлеге җанвар абзар эчендәге тавыклар сараена җирне казып кергән, бераз тимер плитәне дә...
-
Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды
Район Башкарма комитетында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә балигъ булмаган 14-18 яшьтәге балаларны җәйге каникуллар чорында эш белән тәэмин итү, җәмәгать урыннарында тәртип урнаштыру буенча ирекле халык дружиналарының эше, "Нараткай" сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать тәртибен саклауны булдыру, хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең составына үзгәрешләр...
-
Кукмарада чит ил автомобиле җәяүлене бәрдергән
27 майда, кичке сәгать бишләр тирәсендә, поселокның Ворошилов урамында юл фаҗигасе була. Юл аша чыгучы җәяүлене чит ил автомобиле бәрдерә. Җәяүле төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Транспорт йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә юлларда сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Бүген районыбыз укучылары рус теленнән БДИ тапшыра
25 май көнне чыгарылыш укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары башланып киткән иде. Бүген, 28 майда, 393 укучы рус теленнән БДИ тапшыра. Имтихан Манзарас мәктәбендә һәм күппрофильле лицейда бара, ул 3 сәгать, 30 минут дәвам итәчәк.
-
Вахит Сабан туеның махсус кунагы - Салават Фәтхетдинов
7 июньдә, 13 сәгатьтә Вахит авылында Сабантуй уздырыла. Бәйрәмнең махсус кунагы - Татарстанның халык артисты, Россиянең, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Программада: милли көрәш, уеннар, җыр-бию, нәфис сүз, күңел ачулар. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=702.nAVIdZbt4-
-
Яр Чаллыдан - җиңү белән
Яр Чаллы шәһәрендә "Яшь башкаручылар" Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ирек Хаммадиев әлеге бәйгедән беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты. Җитәкчесе - Лилия Хөснетдинова.
-
Туембаш мәктәбендә бер көндә ике бәйрәм үткәрелгән
Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен "Соңгы кыңгырау" чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр. Татарча көрәш, төрле конкурслар белән бергә үрелеп барган Сабантуйга укучылар гына түгел, Туембаш, Чуллы авылларыннан олысы-кечесе ял итте. Җәйге каникулга...