28 апрель 2017 яңалыклары
-
«Подписка өчен телевизор» – бу юлы бәхет кемгә елмаер?
Кадерле газета укучыларыбыз! «Татмедиа» АҖ сезнең өчен янәдән призлар уйнатачагын хәбәр итә. Басмаларыбызга язылу турында квитанцияләрегезнең күчермәләрен безгә җибәрегез һәм бүләкләр отыгыз. Традицияләргә тугрылыклы калып, без кыйммәтле призлар буларак яңадан телевизор һәм цифрлы өч фотоаппарат уйнатачакбыз. Моннан тыш, 15 әбүнәче сарык йоныннан юрган ота алачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстанның һәр районында...
-
Бер хатын-кыз барган җиреннән җир убылып юк булган (фото)
Бу хәл Казанда була. Бүген иртән хатын-кыз юлын кыскартам дип газон өстеннән китә һәм юк була. Бәхеткә, аның җир астына төшеп китүен янәшәдә эшләгән электриклар күреп ала һәм ярдәмгә килә. Хатын-кызга әллә ни зыян килми. Шәһәр уртасында 2,5 метр тирәнлектә җирдә чокыр хасил була, дип яза Әлмәт таңнары.
-
Башым авырта. Нишлим?
Кайчакта баш бертуктаусыз авырта башлый. Даруның да файдасы вакытлыча гына була. Андый очракта муенның арткы ягына горчичник куярга кирәк. Бик кайнар булмасын өчен марля аркылы да ябыштырырга мөмкин.
-
Римма Никитина Элвин Грейга тәкъдим ясаган
Җырчы Римма Никитина инстаграмына яңа видео элгән - анда ул Ридак Юльякшинга (Элвин Грей) мөрәҗәгать итә: "Ә син, Радик Юльякшин, шундый шәп малай, син миңа өйлән, давай!". saby-rt.ru
-
Кукмара районының шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Законы
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗАКОНЫ Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2017 елның 17 апрелендә кабул ителде 1 статья Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын әлеге шәһәр тибындагы поселок халкының тавыш бирүдә белдерелгән ризалыгы нигезендә Кукмара шәһәре...
-
Үрәсбаш авылы китапханәсе яңалыклары (фото)
Китапханәче Любовь Дмитриева Түбән Үрәс мәктәбе укучылары белән "Экология - чиста мохит" дигән экологик дәрес уздырды, презентацияләр күрсәтте. Чарада 2, 3, 9 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчеләре, клуб мөдире катнашты. Шулай ук мәктәптә узган "Үлем сазлыгы" дигән әңгәмә дә укучылар өчен бик файдалы, мавыктыргыч булды. Анда сүз наркомания, начар гадәтләр...
-
Лубянда элеккеге чүплек полигонына агачлар утыртылды (фотолар)
Лубянга "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде. Алар элеккеге чүплек урынына һәм урман эчендәге агачлары киселгән диләнкегә нарат үсентеләре утырттылар.
-
Кукмараның "Йолдызлык" балалар бакчасында "Тукай бәйрәме" үтте (фото)
Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген; Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм буген! Гомер уза… Бөек Тукаебыз тууына да 131 ел вакыт узган. Ләкин күпме еллар узуына да карамастан, мәктәпләрдә, балалар...
-
Кукмара районында 161 сәүдә ноктасында алкогольле эчемлек сатыла
Кукмара районында алкоголь продукциясе сату өчен лицензиясе булган 161 сәүдә ноктасы бар. Шуларның 112се - авылларда, 49ы - шәһәрдә. Быелның беренче кварталында 11,4 мең дал алкогольле эчемлек сатылган. Аракы, спиртлы сыеклыклар белән агулану очраклары теркәлмәгән.
-
Шимбә көнне Кукмарада ярминкә узачак
29 апрельдә "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Олыяз мәктәбендә Тукайны искә алдылар (фото)
Олыяз урта мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышлап "Тукай - безнең замандаш" дип аталган кичә булды.
-
Өлкәннәребезне сөендерик!
Иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булган 9 Май - Җиңү көне якынлаша. Өлкәннәребез күңелендәге бик күп хатирәләрне яңарта ул: яу кырында ятып калганнарны сагыну-юксыну хисе, тылда күргән ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык, кимсетүләр, толлык, ятимлек ачысы... Кызганыч, сугыш чоры балаларының хезмәте, ятимлек нәтиҗәсендә күргән авырлыклары бүгенгәчә тиешенчә бәяләнмәде, шуңа күңелдә гаделсезлек ачысы...
-
“Татфондбанк” аша балалар бакчасына түләнгән акча ни өчен һаман әҗәт булып тора? (сорау-җавап)
"Татфондбанк" ябылганчы балалар бакчасы өчен ай саен түләүне әлеге банк аша вакытында түләп бардык. Ел ахырында декабрь ае өчен 2700 сумга якын түләдек. Шуннан соң банк ябылды. Әмма бу түләнелгән сумма безгә инде өч ай буе әҗәт булып өстәлеп килә. Кулыбызда түләгән өчен квитанция дә бар. Әмма бакча мөдире очраган...