27 июль 2017 яңалыклары
-
Хәния Фәрхинең үлеменең сәбәбе билгеле булды
Бүген татар халкы тагын бер сандугачын югалтты: Әлфия Авзалованың кырыгы көнне Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Хәния Фәрхи вакытсыз арабыздан китте. Кинәт кенә тотып алган йөрәк өянәге хастаханәгә барып җитәргә мөмкинлек бирмәгән. Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Аның "Әлдермешкә кайтам әле" "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр...
-
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.
-
Район ЗАГС бүлеге мөдирен котлыйбыз
Фидакарь хезмәте һәм гражданлык актларын теркәү системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыповага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.
-
Конкурска нәтиҗә ясалды
"Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе" республика бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Өченче төркем арасында Кукмараның "Ворошилов" территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Сәлимә Галәветдинова) икенче урынны алып 500 мең сумлык, ә "Магистральный" үзидарәсе (җитәкчесе Наилә Гайфетдинова) бишенче урынга чыгып 160 мең сумлык грантка ия булдылар.
-
Татарстанда ипигә, майга һәм сөткә бәяләр кинәт артты
Ел дәвамында социаль әһәмияткә ия икмәк сортлары уртача 9-10 процентка, атланмай исә чирек тапкырга кыйммәтләнде.
-
Чакыра туган нигез
Ишегалды яшел чирәм Үләннәрне бертигез. Язлар җитеп, кар эрүгә, Чакыра туган нигез. Тормыш артык назламады, Җиңел түгел юлларда. Менә тагын кайтып киләм Язмыш минем кулларда. Нигез ташын эткәй куйган, Бар нәрсә монда таныә. Гүя шунда ишетелде Кинәт үткәннән тавыш. Сабый чакка кайтып килдем Азга гына булса да. Картая белми һич...
-
Вахитнең җәйге сәхнәсендә “Кичке уен” гөрләде (фотолар)
Вахит авылының җәйге сәхнәсендә "Кичке уен" бәйрәме: тамашачылар өчен күңелле уеннар, кайнар коймак һәм чәйләрдән авыз итү, авылыбызның талантлы артистлары чыгышы һ.б.лар Вахит авылы мәдәният йортының җәйге сәхнәсендә авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән истә калырлык, күңелле "Кичке уен" бәйрәме оештырылды. Әлеге күркәм бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов бар...
-
Арзан бәягә "Хезмәт даны" газетасына языл һәм акциядә катнаш!
2018 елның беренче яртыеллыгына язылу өчен август ахырына кадәр район газетасына ташламалы бәя тәкъдим ителә, 6 айга 616 сум 44 тиеннән, ә оешмалар 706 сум 44 тиеннән язылырга мөмкин. Редакция 31 августка кадәр газетабызга язылучылар арасында акция игълан итә. Инде бәхетле отыш ияләренә бүләкләр дә әзерләп куйдык. Төп приз -...