26 октябрь 2017 яңалыклары
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара
Хөрмәтле газета укучылар! 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде.
-
Кукмарада районкүләм зиратлар чистарту өмәсе узачак
Октябрь аеның соңгы шимбә ялларын районкүләм зиратлар чистарту көне дип игълан итәргә булдык. Быелгы өмә 28, 29 октябрьгә туры килә. Һәркем үзен җаваплы тоеп, ике көннең берсендә бу өмәдә катнаша алса, вафат булган әти-әниләре, якыннары һәм туганнары каршында зур бурычын үтәгән булыр. Өмә һәрбер зиратта да оештырылачак. Корыган агачларны кисү,...
-
Кукмара укучылары бер көнгә күбрәк ял итәчәк
Республика мәктәпләрендә укучылары 29 октябрьдән көзге каникулга чыга. Укучыларның ялы бер атнага сузыла. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шуңа күрә мәктәпләрдә икенче чирек 7 ноябрьдә башланачак. Бу хакта журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Каникул вакытында укучылар өчен республикада күп төрле чаралар оештырыла....
-
Зур Сәрдектән Маһиназ апага 90 тулды
Зур Сәрдек авылында яшәүче Галимуллина Маһиназ Галимулла кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева, Зур Сәрдек авыл җирлеге вәкиле Розалия Гайфетдиновалар котлады. Маһиназ апа, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә сезне туган көнегез белән котлый, саулык-сәламәтлек, тыныч, имин картлык тели.
-
Камышлыдагы райпо кибете янын төзекләндерәсе иде
Камышлы авылының Ленин урамында райпо кибете ачылды. Моңа халык, бигрәк тә олылар бик сөенде. Сатучыдан да уңдык. Тик менә кибет каршындагы территорияне төзекләндерергә иде. Яңгыр яуса, анда су җыела, кибеткә керү-чыгу кыенлаша. Янәшәсенә чүп савыты кую да яхшы булыр иде. фото: Mapio.net
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара
Хөрмәтле газета укучылар! 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде.
-
Долгожданные каникулы вместе с дельфинами!
Совсем скоро, к радости школьников, начнутся осенние каникулы. Дети счастливы получить больше свободного времени, а родители задумываются о том, как с пользой занять своего ребенка и оторвать его от компьютера и интернета.