26 июнь 2015 яңалыклары
-
“Сөт иле”ндәге агрофирмалар арасында “Әсәнбаш” алдынгы позицияләрне били
Райондагы алдынгы хуҗалыкларның үкчәләренә басып килә дисәң дә була "Әсәнбаш" агрофирмасын. Күптән түгел "Сөт иле" холдингы филиаллары җитәкчеләре катнашында районда үткәрелгән республика семинарында моңа тагын бер кат инандык. Холдингның генераль директоры Минсәгыйрь Нуруллин әсәнбашлылар турында бары тик уңай фикердә генә. "Сөт тә, ит тә бар, бозаулар - күз тимәсен, печән...
-
“Бердәм Россия” партиясенең Кукмарадагы җирле бүлегенең XVIII конференциясе узды (+Фоторепортаж)
Бүген район Советында "Бердәм Россия" партиясенең Кукмарадагы җирле бүлегенең XVIII конференциясе үтте. Анда төбәкара политсовет сәркатибе урынбасары, Татарстан Дәүләт Cоветы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриев, партия әгъзалары катнашты.
-
Район газетасына 3 июльгә кадәр языла аласыз
"Хезмәт даны"на язылырга өлгермәгән булсагыз, "Татарстан почтасы" газета-журналларга язылу срогын 3 июльгә кадәр озайтты. Мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз. 1 июльдән "Татарстан почтасы" 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен срогыннан алда подписка башлануын хәбәр итә. "Хезмәт даны"на быелгы бәяләрдән язылырга мөмкин. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Кукмара районында мариларны курганнар ясап җирли торган булганнар (+Фото)
Рудник авылы турысыннан бераз уңга каергач, тимер юл посадкасының аргы ягында "Кырмыскалык" дип аталган үзәнлек бар. Элек без анда җир җиләге җыярга йөри идек. Үзәнлекнең уртасында тирән ерым, ә ерымның икенче ягында артыш куаклары үсеп утырган калкулыклар бар иде. Анда мари каберлекләре, җиләк җыярга ярамый, дип кисәткәннәр иде безне өлкән...
-
Китапханә яңалыклары
Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова лагерьга йөрүче балалар өчен "Добрая лесная поляна" дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторина барышында ул укучыларга файдалы үсемлекләр, дару үләннәре турында мәгълүмат бирде. Сәламәтлек өчен куркыныч дип саналган дару үләннәре белән якыннан таныштырды. Соңыннан укучылар табигать кочагында дару үләннәре җыйдылар, аларның исемнәрен атап, нинди очракта үләннәрнең...
-
Лариса Гузеева йокысыннан уянгач селфи ясаган (+Фото)
«Давай поженимся» тапшыруын алып баручы Лариса Гузеева йокыдан уянгач, бизәнмәгән килеш селфи ясап, интернетка куйган. Фанатлары 55 яшьлек телейолдызга мактау сүзләре яудырган дип яза http://tuylar.ru/larisa-guzeeva-yokydan-uyangach-selfi-yasagan-foto-2536 "Такая естественная, красивая!!!!", "Лариса, хорошего Вам дня! Очень Вас уважаю!!!", "Я от вас балдею", "Чудесная", "Интересная", - дип язган алар.
-
“Керәшен чибәре” конкурсында катнашучы райондашыбыз Регина Осипова өчен тавыш бирик, дуслар
"Туганайлар" газетасы "Керәшен чибәре" конкурсында катнашучыларны ачыклау өчен интернет-тавыш бирү башлады. Әлеге бәйгедә Югары Чурадан 20 яшьлек Регина Осипова да катнашты һәм беренче унлыкка керде. Дуслар, әйдәгез райондашыбыз өчен тавыш бирик. Тавыш бирү өчен әлеге сылтама http://www.tuganaylar.ru/pitrau белән кереп уң яктагы тавыш бирү графасында Регина Осипова өчен үз тамгаңны калдырырга...
-
Поч.Кучукның Ленин урамында юл бик начар
Безнең Поч. Кучукның марилар яши торган Ленин урамы бер чакрымга сузылган.Тик урамыбызны бер әйләнсәң, башка анда керәсе килми: кыш көне көрт басса, яздан көзгә кадәр саз ерып йөрибез. Мин 1976 елда шушы авылга эшкә килеп, шунда картайдым. Шул дәвердә күпме җитәкчеләр, депутатлар алышынды. Һәрберсе юлны рәтләргә сүз бирде. Мин пенсиягә...
-
Кукмараның Пенсия фондыннан халык өзелми
Кукмарабыз үзәгендә заманча төзекләндерелгән мәһабәт бинага урнашкан Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Анда пенсия билгеләү-исәпләү белән генә түгел, ана капиталы, бер тапкыр бирелә торган түләүләр, төрле белешмәләр, башка бик күп документлар белән эш итәләр. Яңа туган сабыйга, бала тудыру йортыннан ук чыгуга, иминият таныклыгы (СНИЛС) алырга кирәк. Шулай итеп,...