26 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Пычак һәм Поч.Кучук авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Халык белән очрашуларда җирлек башлыклары Габделфәт Нәфыйков, Фәнис Гайнетдинов, мәктәп директорлары Радик Хәсәнҗанов, Алмаз Фәйзрахманов, участок инспекторы Виталий Кусаев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район прокуроры ярдәмчесе Рамил Зәйнетдиновларның чыгышлары тыңланды. Поч.Кучук җирлегендә Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать министрлыгыннан вәкил Гүзәл Габдуллина да катнашты һәм...
-
Түбән Үрәстә халык җыены булды(+фото)
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Түбән Үрәс авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Ринат Шәмиевның, участок инспекторы Николай Иванов, җирле ветераннар советы җитәкчесе Любовь Сергееваларның чыгышлары тыңланды. Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты...
-
Кукмарада 213,925 литр алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел полиция хезмәткәрләре тарафыннан "ике төрле максатта" кулланыла торган спиртлы продукцияне законсыз сату белән бәйле 2 җинаять эше кузгатылган, 21 административ хокук бозу очрагы ачыкланган. -2016 елда 213,925 литр алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнештән алынган булса, агымдагы елның гыйнварында өч административ хокук...
-
Авылларга күчмә ярминкә кирәк
Авыл җирлекләрдә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелә торган җыеннар дәвам итә. Аның чираттагысы Кәркәүч авыл җирлегендә булды. Дүрт авылны берләштергән әлеге җирлек район үзәгеннән шактый читкә урнашкан. Җирлектә 280 хуҗалык булып, 898 кеше яши. Шуның 411е - хезмәт яшендә, 97се - "Тукай" агрофирмасында, ә 156сы - районда яки вахта...
-
Кукмара музеена кунаклар килде
Кукмара өченче мәктәбенең 5 сыйныф укучылары төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булды. Малайлар һәм кызларда Бөек Ватан сугышы экспонатлары аеруча зур кызыксыну уятты.
-
Кукмара укучылары табиблар белән очрашты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кукмара 4нче урта мәктәбендә белем алучы, киләчәкләрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүче 8-11 сыйныф укучылары өчен район үзәк дәваханәсе табиблары белән очрашу-әңгәмә үткәрелде. Нарколог Рөстәм Сабирҗанов, күз табибы Гүзәл Вәлиева, эндокринолог Нәфисә Усмановалар укучылар алдында студент еллары хатирәләрен яңарттылар, үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, укырга керә алмаган...
-
Кукмара чыршысы өчен тавыш бирик, дуслар: санаулы сәгатьләр калды!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде. Биш номинация буенча уздырылучы конкурста Кукмара да катнаша. Төп чыршыбыз һәм районда үткәрелгән чаралар өчен бүгеннән үк тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 26 гыйнварда 23.59 сәгатьтә төгәлләнә. Тавышларны түбәндәге...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итә
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына...
-
Ятмас Дусайда халык җыены узды (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Ятмас Дусай авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Анда җирлек башлыгы Фирая Гарифуллина, Нырты мәктәбе директоры Зәфир Хөсәеновларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина ел дәвамында районда башкарылган эшләр турында сөйләде, дәүләт программаларының үтәлеше белән таныштырды, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлардан...