25 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада “Тоннель” операциясе узды (фото)
Бүген, 25 октябрьдә, көндезге сәгать 11.00дән 13.00гә кадәр Кукмара-Нократ Аланы юлының 3 чакрымында "Тоннель" операциясе үтте. Әлеге чара юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында оештырылды. Рейд барышында кагыйдәләрне бозган 20 шоферга карата (шуларның берсе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә иде) беркетмә төзелде, дип хәбәр итте ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров.
-
Фото: Саба – Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте
23 октябрьдә көн уртасында Саба - Лесхоз юлында юл-транспорт һәлакәте булды. "ВАЗ" автомобилендә Кукмарадан Сабага таба баручы 1982 елгы ир кеше, тизлекне күпкә арттыруы сәбәпле, идарәне югалтып, каршыга килүче транспорт чарасы өчен билгеләнгән полосага чыга һәм "KIA RIO" белән бәрелешә.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев төзелеш объектларындагы эш барышы белән танышты (фото)
-
Кукмарада “Балкыш” фестивале башланды
25-27 октябрьдә районда ветераннар (пенсионерлар) арасында оештырылучы "Балкыш" иҗат фестивале узачак. Бүген Вахит авылы мәдәният йорты клубында бәйгенең 1 этап, сайлап алу туры узды. Анда Зур Сәрдек, Янил, Күкшел, Каенсар, Байлангар, Мәмәшир авыл җирлекләреннән 11 өлкән кеше катнашты. фото редакция архивыннан
-
Җиңү Паркы урынында ниләр булачак?
Киләсе елга Җиңү Паркын башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин белән әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта. -Җиңү Паркы урынында ниләр булачак? Район халкы фонтан белән кайчан хозурлана алачак? -Барлык корылмалар да яңа җиргә күчерелгәннән соң, биредә шулай ук төзекләндерү эшләре алып барылып, ул зур бер ял...
-
Лицей бинасы янындагы будкалар бер дә матур түгел
Күппрофильле лицей каршында ике электр будкасы бар. Ул бер яктан койма белән капланган булса да, Майский урамы ягыннан ачык. Әлеге бушлыкта ниләр генә юк: әрекмән, төрле үләннәр каплап киткән, башка чүп-чар да җитәрлек, кеше буе тигәнәк үсеп утыра. Мәктәп укучылары да гел шунда. Ул тирәне дә тәртипкә китерсеннәр иде, электр...
-
Түбән Арбаш китапханәчесе балалар белән әдәби бәйге уздырды (фото)
Түбән Арбаш авыл китапханәчесе башлангыч сыйныфлар өчен Мамин-Сибирякның тууына 165 ел тулу уңаеннан "Табигатьне яратып язучы" дигән әдәби бәйге үткәрде. Язучы Урал тауларын, аның табигатен бик яраткан. Шуның өчен аның әсәрләренең геройлары да күбесенчә урман сакчылары, аучылар һәм урман җәнлекләре. Ул үзенең әсәрләре аша балаларга табигать матурлыгын тоярга һәм аны...
-
Кукмарада октябрь аенда 17 исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, октябрь аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 17 шофер ачыкланган, үзвакытында ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән өчен 17 административ беркетмә төзелгән. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин.
-
Кукмарада Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча ачык турнир үткәрелә
28 октябрьдә "Зилант" спорткомплексында Илдар Гаяз улы Бәдретдинов истәлегенә хатын-кыз һәм ир-ат командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә.
-
Райондашыбызга мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә "Рассвет" агрофирмасының мөгезле эре терлек көтүлеген яңарту технологы Петрова Валентина Николаевнага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Долгожданные каникулы вместе с дельфинами!
Совсем скоро, к радости школьников, начнутся осенние каникулы. Дети счастливы получить больше свободного времени, а родители задумываются о том, как с пользой занять своего ребенка и оторвать его от компьютера и интернета.