25 октябрь 2013 яңалыклары
-
"Хезмәт даны"на язылучылар арасында атна саен бүләк уйнатыла
"Хезмәт даны" газетасы 2014 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылардан килгән купоннар буенча атна саен призлар уйната. Бу атнада призларны Кукмара поселогында яшәүче Маһинур Гатауллина белән Сәлим Закировлар гаиләләре отты. Подписка төгәлләнгәч, купоннарга кыйммәтле призлар уйнатылачак. Алар арасында суыткыч, тузан суырткыч, фотоаппарат, мультиварка һәм башка бүләкләр бар.
-
“Белем йортыбызга Чыңгыз Айтматов исеме бирелү белән горурланабыз”, - диләр Кукмара гимназиясендә
Кукмара гимназиясе - районда иң бай тарихлы белем йортларының берсе. 2008 елның октябреннән ул кыргыз халык язучысы Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Уңышлар бөртекләп туплана -Педагогик коллективның бердәм тырышлыгы белән "Татар гимназиясе - 1997" республика бәйгесендә җиңү яулаган булсак, 2008 елда "Мәгариф" милли проекты кысаларында инновацион программалар кулланып эшләүче мәктәпләр конкурсында...
-
Кукмарада ялларда да яңгыр яву көтелә
Бу көннәрдә сакланган коры, салкынча һава торышына ияләнеп килә идек. Бераз суык җилләр бит очларын кызартып, кулларны күшектерсә дә, аяк астының чиста булуы бик уңайлы. Тик куерып киткән кара болытлар әллә кайдан ук яңгырлар киләсен хәбәр итеп торалар. Синоптиклар да шулай фаразлый: алдагы көннәрдә, атна ахырына безне яңгырлар көтә. Алар...
-
Поч.Кучук мәктәбендә география укытучысы истәлегенә район олимпиадасы узды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Поч.Кучук урта мәктәбе белән берлектә география укытучысы Светлана Ямбулатованың истәлегенә олимпиада уздырды. Олимпиадада районыбызның 26 мәктәбеннән 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр менә кемнәр 8 сыйныфлар арасында: 1 урын - Әбүзәр Таҗетдинов, Березняк мәктәбе 2 урын - Ләйлә Гыйлаева, күппрофильле лицей 3 урын -...
-
Казан дары заводында килеп чыккан янгында һәлак булучылар юк
Кичә, ягъни 24 октябрь иртәсендә, Казан дары заводының нитроэмаль җитештерү цехында янгын чыккан иде. Янгынны тулысынча сүндерү өчен ике сәгать вакыт кирәк булган. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар юк. 1967 елгы бер хатын зыян күргән, ул шунда ук дәваханәгә озатылган. фото: http://news.prokazan.ru/news/view/85020
-
Кукмара 1нче гимназиясенә бөек язучы Чыңгыз Айтматов хөрмәтенә мемориаль такта куелды
Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Кукмара 1нче гимназиясе белән берлектә бишенче районара "Чыңгыз Айтматов укулары" уздырды. Бу көнне Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче беренче гимназиягә бөек язучы хөрмәтенә мемориаль такта куелды. -"Чыңгыз Айтматов укулары"нда районның барлык укучылары катнашты. Җиңүчеләргә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров Мактау...