25 август 2017 яңалыклары
-
Сәрдекбашта спорт мәйданчыгы ачылды (фото)
Бүген Сәрдекбаш урта мәктәбе янәшәсендә "Строй-Гарант" оешмасы көче белән төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды.
-
Кичә юл фаҗигасендә райондашларыбызның гомерләре өзелгән
Кичә, 24 августта, кичке сәгать алтылар тирәсендә Казан-Малмыж юлының 49нчы чакрымында юл фаҗигасе була: "Лада-Калина" һәм чит ил автомобиле бәрелешә. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, "Калина"ның 1973 елгы шоферы, шул ук машинадагы 1976 елгы пассажир хатын-кыз алынган тән җәрәхәтләреннән һәлак булалар. 16 яшьлек пассажир Арча үзәк...
-
Югары Арбашта "Кичке уен" гөрләде
Югары Арбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда "Кичке уен" бәйрәме үткәрде. Бәйрәм күңелле җыр-бию һәм уеннар белән үрелеп барды. Балалар өчендә күңел ачу чаралары булдырылган иде. Бәйрәм соңында килгән кунакларны кайнар чәй һәм коймак белән сыйладык. Килгән кунаклар бик шат күңел белән таралышты, дип хәбәр итә Нурфия Тимербаева.
-
Социаль хезмәтләр җыелмасынмы яисә акчалата түләүне сайларгамы?
Бушлай даруларга хокуклары булган райондашларыбызга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле. Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә...
-
Район Мәктәптән тыш эшләр үзәге грант отты
Туризм буенча проект белән республикакүләм грантлар бәйгесендә катнашкан район Мәктәптән тыш эшләр үзәге 500 мең сумлык сертификатка ия булды.