25 апрель 2016 яңалыклары
-
Кукмарада Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 30 еллыгына багышланган чара узачак
26 апрельдә Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәтнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара үткәрелә. Бу чарага әлеге авариянең һәм "Маяк" берләшмәсендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аеруча куркыныч тудырган подразделениеләр ветераннары, шулай ук техноген һәлакәтләрне бетерүдә эшләгән райондашларыбызның тол хатыннары чакырыла. Җыелу - 12 сәгатьтә Кукмара төбәкне өйрәнү музее янында.
-
Иртәгә Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә
Иртәгә, 26 апрель көнне, районыбызның Җиңү паркы каршындагы мәйданда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Кичәдә районда үткәрелгән шигырь бәйгесендә җиңүче балалар чыгыш ясый. Башлана сәгать 13.00дә. Кичәгә рәхим итегез!
-
Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр концерт куйды
Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән "Күңелле ял итик" дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Залда тамашачылар күп иде. Катнашучы балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре, апа-абыйлары һәм туганнары да килгән. Алар оныкларының, балаларының сәләтләрен тамаша...
-
Татарстанга аяз һәм җылы көннәр әйләнеп кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 13-18, Казанда 14-16 градус...
-
Нырты авыл җирлегенең баш бухгалтеры Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Җирле үзидарәне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Нырты авыл җирлегенең баш бухгалтеры Фәридә Заһидуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Кукмараның иҗади коллектив җитәкчеләренә - Мактау грамоталары
"Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм җиңү яулаган иҗади коллектив җитәкчеләре: Венера Гыйләҗева, Лилия Нурмеева, Лилия Хөснетдинова, Регина Вәккасова (Кукмара балалар сәнгать мәктәбе), Алсу Галиуллина (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты), Миләүшә Закирова, Ләйсән Аюпова (күппрофильле лицей), Роза Сәйфуллина (Кукмара...
-
Көрәшчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
Актанышта 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты Кубогына милли көрәш буенча турнир узды. Әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган, районда спортны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән Булат Кәримуллин, Альмир Зарипов, Илгиз Галимов, Рәис Зарипов, Кәрим Садыйков, Инсаф Садыйков, Айнур Галимҗанов, Наил Шамбазов, Павел Филиповларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Карамый калмагыз!
Бүген, 25 апрельдә, кичке сәгать җидедә, "ТНВ" каналында эфига чыгачак "Туры эфир" тапшыруында район башлыгы Сергей Димитриев катнашачак.