23 декабрь 2013 яңалыклары
-
Район мәктәпләрендә “Чисталык дәрес”ләре узды
Татарстанда старт алган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы төгәлләнергә дә санаулы көннәр калып бара. Районның барлык мәктәпләрендә "Чисталык дәресе" дигән табигатьне саклау - экологик белем бирү акциясе узды. Акциянең төп максаты - үсеп килүче яшь буында туган як табигатенә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Дәресләрдә табигатьне саклау, аның пычрануына...
-
Ачык ишекләр көнендә кукмаралылар да катнашты
Россия ислам институтында Ачык ишекләр көне узды. Анда чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук Россия ислам институтында дини һәм дөньяви белем алырга теләүчеләр чакырылган иде. Ачык ишекләр көнендә кукмаралылар да катнашты.
-
Штрафларың түләнгәнме?
Руль артына утыручылар арасында бер тапкыр булса да штрафка тартылмаучылар сирәктер ул. Барлык кагыйдәләрне үтим дип уйласаң да, гаебең булмый калмый. Я тиешле тизлекне саклап бетермисең, я иминлек каешын куярга онытасың. Вакытында штрафыңны түләсәң, бернинди проблемаң булмый, билгеле. Әмма арада бер генә түгел, дистәләгән штраф язуы булып та түләмичә йөрүчеләр...
-
Кукмарада "Полиция Кыш бабае" акциясе бара
Республикада "Полиция Кыш бабае" пиар-акциясе бара. Акция барышында районыбызның полиция хезмәткәрләре тарафыннан тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган балигъ булмаган балаларны ачыклау максатында рейдлар уздырыла, шулай ук полиция хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бүләкләре дә тапшырыла. Акция 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
Пенсия фонды яңа бинага күчте
Россия Пенсия фондының район идарәсе Ленин урамының 7нче йортына - элеккеге "Юбилейный" кинотеатрының реконструкция ясалган бинасына күчте.Эш сәгатьләре шул ук, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова.
-
Вахит авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Җәүһәр" ансамбле булдыра!
Вахит авылы мәдәният йортына очраклы рәвештә килеп чыккан кеше, көчле алкышлар, көлү, сызгыру, мактау сүзләре ишетеп, хәйран калыр иде дә, зур артистлар концерт куя, ахры, - дип уйлар иде... Әйе шул, зур артистлардан бер дә ким түгел "Җәүһәр" фольклор ансамбле кызлары һәм егетләре! Бу көнне алар үзләренең осталыкларын исбатлап күрсәттеләр....