Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Штрафларың түләнгәнме?

Руль артына утыручылар арасында бер тапкыр булса да штрафка тартылмаучылар сирәктер ул. Барлык кагыйдәләрне үтим дип уйласаң да, гаебең булмый калмый. Я тиешле тизлекне саклап бетермисең, я иминлек каешын куярга онытасың. Вакытында штрафыңны түләсәң, бернинди проблемаң булмый, билгеле. Әмма арада бер генә түгел, дистәләгән штраф язуы булып та, түләмичә йөрүчеләр...

Руль артына утыручылар арасында бер тапкыр булса да штрафка тартылмаучылар сирәктер ул. Барлык кагыйдәләрне үтим дип уйласаң да, гаебең булмый калмый. Я тиешле тизлекне саклап бетермисең, я иминлек каешын куярга онытасың. Вакытында штрафыңны түләсәң, бернинди проблемаң булмый, билгеле. Әмма арада бер генә түгел, дистәләгән штраф язуы булып та, түләмичә йөрүчеләр бар.
Узган елның августында РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә үзгәрешләр керде. Билгеләнгән көндә штрафларын түләмәүчеләргә әлеге сумманы икеләтелгән күләмдә, ләкин мең сумнан да ким түгел итеп түләү яисә 15 тәүлеккә административ тоткарлану каралган. Вакытында түләнмәгән йөз сум штрафны мең сум итеп түләргә туры киләчәк. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр законның әлеге маддәсе нигезендә суд органнарында 44 административ эш каралды.
Кодексның 1 маддәсе нигезендә штрафны карар чыгарылганнан соң 40 көннән дә соңга калмыйча (30 көн түләүгә бирелгән һәм 10 көн шикаять язу вакыты) түләргә кирәк. Штрафларны барлык банк бүлекчәләрендә, терминалларда, интернет челтәре аша usluqi.tatarstan.ru сайтында банк кредитлары ярдәмендә түләргә мөмкин.
Күңелсез хәлләргә юлыгасыгыз килмәсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен язылган штрафларны үзвакытында түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk