23 июнь 2014 яңалыклары
-
Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
27 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе. Кабул итү графигы: 8.00-9.00...
-
Нахак сүз ишетү авыр
Мин узган ел Кукмара үзәк универмагның трикотаж бүлегенә сатучы булып эшкә урнашкан идем. Бер елдан артык эшләдем, ял сорамаган чаклар да күп булды. Кайбер айларда хезмәт хакын да киметеп түләделәр - карышмадым, пенсиям бар, аллага шөкер, җитә, дидем. Бүлектән әйбер югалган очраклар булды, кайбер угрыларны үзем дә "эләктердем". Сатучыга якты...
-
Булганнан бар да була
Районыбызның социаль-тернәкләндерү бүлекчәсен хаклы рәвештә кечкенә шифаханә дип атыйлар һәм аның пенсионерлар арасында дәрәҗәсе бик югары. Биредә Раузалия Яппарова җитәкчелегендә дус, бердәм коллектив эшли. Аларның максатлары инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Узган өч ел эчендә ике меңнән артык кеше социаль тернәкләнү узып, сәламәтлекләрен ныгыттылар. 2009-2013 еллардан кешеләргә ярдәм итүдә...
-
“Равил юллары”ннан йөрибез
Мин 1959-75 елларда Кукмара эшче-яшьләр мәктәбе директоры булып эшләдем. Бу Никита Хрущевның партиянең ХХ съездында Сталинның шәхес культын фаш итеп, җидееллык план нигезендә АКШны куып җитеп, узып китәбез, 80 елларга коммунизм төзибез дип хыялланган чорга туры килде. Хәзер тормышка ашмаган бу хыялларны елмаеп кына искә алсак та, ул елларда илебез...
-
Кукмарада хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг үтте
Районыбызның Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Район хәрби комиссары Равил Гафиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта...
-
Минутны кырыкка ярам, ди өлкәннәрне тәрбияләүче Марат Динмөхәммәтов
Марат белән саубуллашыр алдыннан, журналистлар тарафыннан еш кабатлана торган: "Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?"дигән сорауны биргән идем. Җавабын ишеткәч, ирексездән оялып куйдым. "Буш вакытым юк минем. Эш галәмәт күп, бер минутны 40ка бүләм, күпвакыт өйгә төнге сәгать 11нче яртыда гына керәм",- диде ул. Түбән Арбаш авылында яшәүче Марат Динмөхәммәтовның социаль хезмәткәр...
-
Балыклыда Абдулла Алишка багышланган кичә узды
Балыклы авылы китапханәсендә язучы Абдулла Алишның иҗатына багышланган кичә үтте. Анда укучылар язучының әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сөйләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Татар теле укытучысы Алинә Гафиева Алишның тормыш юлы буенча призентация күрсәтте. Бәйрәмдә район китапханә бүлеге методистлары, авыл китапханәчеләре дә катнашты. Бу хакта китапханәче Сәлимә Каюмова хәбәр итте. фото: http://region.metronews.ru/kazan/?paged=38