23 февраль 2017 яңалыклары
-
"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"
"Ирек мәйданы" газетасында Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында язма чыкты. Берничә көн элек Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен. Илсөя Бәдретдинова: - Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага...
-
Хастаханәдә көтмәгәндә авырлы хатын үлгән
Аның хәле төнлә кинәт кенә начарланып киткән. Питрәч районында була бу хәл. Ханым хатын-кызлар консультациясенә даими йөргән. Сәламәтлегендә тайпылыш күзәтелгәч аны гинекология бүлегенә салганнар. Әйтүләренә караганда, ул кечкенәдән үк нерв системасы авыруларыннан интеккән. Хәзер бу уңайдан тикшерү бара, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Африка студентын үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен Рөстәм Миңнеханов 1,5 миллион сум вәгъдә итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Африка студентын үтерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен 1,5 миллион сум акча түләнәчәк дип белдергән. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан (Идел буе) федераль университетының 24 яшьлек студенты, Чад республикасы гражданины гәүдәсе 16 февральдә 22 сәгатьтә Гадел Кутуй урамындагы беренче...
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!
-
Ипотека түләүче район халкына дәүләт ярдәме булачак
Ярдәмгә балигъ булмаган балалы, фатиры элиталы йорттан булмаганнар өметләнә ала. Ипотекага кредит алучыларга 600 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин. Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла. Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен казнадан 4,5 млрд сум акча бүлеп...
-
Солдатта булган диләр...
Кукмара металл-савыт сабалар заводы технологы Рөстәм Кәримов - ил алдындагы бурычын кайнар нокталарда үтәп кайткан көчле затларның берсе. "Армия минем өчен тормыш мәктәбе. Ул - дисциплина, горурлык, патриотизм", - ди ул үзе дә.
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
23 февраль бәйрәменнән соң 8 Март килүен онытмагыз. Иң якын кешеләрегезне - әниегезне, тормыш иптәшегезне, апа-сеңелләрегезне, кыз балаларыгызны, хезмәттәшләрегезне "Хезмәт даны" газетасы аша котлаудан да зуррак, кадерлерәк бүләк таба алмассыз. Әлбәттә, хатын-кызлар өчен дә әнисен, кайнанасын, кыз туганнарын котларга менә дигән форсат бу. Кибеттән 350 сумга бүләк таба алмассыз, ә...
-
«Стажы булмаганнар күбрәк пенсия ала – нинди гаделсезлек инде бу?»
Пенсия өлкәсендәге үзгәрешләргә багышланган язмада (№13, 9 февраль), стажы булмаган кешеләргә дә 7898 сум пенсия биреләчәк, дип язгансыз. Мин 1951 елгы. Гомер буе эшләп тә, 6348 сум гына пенсия алам. Нинди гаделсезлек инде бу? Өстәвенә III группа инвалидлыгым бар. Бер дару 1 мең сумнан артык тора. Ул пенсия акчасына ничек...
-
«Мин исән!» — Илсөя Бәдретдинованың яңа программасын Кукмара борай бәлеше белән каршылаган (фото)
Җырчы Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасы белән Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Ул Илфак Шиһапов кушканны үтәгән: яңа төркем җыйган, яңа җырлар туплаган. Концертларга йөрүчеләрнең күп булуын, бик җылы кабул итүләрен әйтә. Йолдыз шушы көннәрдә Кукмарада булган. Хис-тойгыларын тамашачыларына да сөйли. //Tatar Today// Халыкта концерт программасының исеме кызыксыну уятты. "Мин исән!"....
-
Туган ил
Туган илем! Синең туфрагыңа Бабам тире тамган. Ирек өчен Көрәш кырларында Әткәм каны тамган. Күкләреңдә Күпләр хыялланган Ирек таңы аткан. Ә әнкәем, Рәхәт яшәсен дип, Рәхмәт, мине тапкан. Туфрагыңның һәр бөртегенә Изге итеп карыйм. Синдә үскән агач сындырсалар, Җинаятькә саныйм. 1969
-
Хәрби кием кызларга да килешә
Районыбыз тарихында хәрбиләр әзерләүче югары уку йортында белем алган гүзәл зат булдымы икән әле? Юктыр, мөгаен. Шакирәдән башка. Якташыбыз, Кукмара кызы Шакирә Абдуллина, Тыл һәм Транспорт Хәрби Академиясенең Вольск филиалында дүртенче елын укый.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев райондашларыбызны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлый
-Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, бүген Ватан алдындагы изге бурычын үтәп ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, - диелә котлауда. - Бүген без Бөек Ватан сугышында һәлак булган халкыбызның батыр ул-кызларын, хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә вакытсыз арабыздан киткәннәрне искә алабыз. Аларның якты...