23 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Важашур һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде(+фото)
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Важашур һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Петр Иванов, Нургаян Мөхәммәтҗановларның хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда...
-
Туембаш һәм Зур Сәрдектә халык җыеннары үтте (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Авыл җирлекләрендә үткәрелүче халык җыеннарының чираттагысы Туембаш һәм Зур Сәрдектә узды. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт программаларының үтәлеше, районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Җыенда авыл җирлеге башлыклары Илфат Гарипов, Фәнис Фәттахов, участок инспекторлары Марс Хисмәтуллин, Фәнис Әскәров, мәктәп директорлары Ягъфәр Зыятдинов, Фидәил Мостафин, "Тойма" ширкәте җитәкчесе Рәҗәп...
-
Кукмарада янгын булган (фото)
21 гыйнварда, көндезге сәгать унберенче яртылар тирәсендә поселокның Яхин урамындагы шәхси мунчаларның берсендә янгын чыга. Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәбәр 112 хезмәтенә алына. Янгын нәтиҗәсендә мунчаның түбәсе янган, гомуми мәйданның 20 квадрат метры. Күршедәге йортларга, корылмаларга зыян килмәгән. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана. Фотолар Кукмара янгын-коткару частеннән алынды.
-
Кукмара район Советында Роза Рифкать кызы Килькеева халыкны кабул итәчәк
(Кукмара, "Хезмәт даны") 25 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кукмара район Советы бинасында (адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13) Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Роза Рифкать кызы Килькеева халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу өчен телефоннар: (843) 567-88-57, (884364) 2-70-53.
-
Кукмара чыршысы өчен тавыш бирик!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде. Биш номинация буенча уздырылучы конкурста Кукмара да катнаша. Төп чыршыбыз һәм районда үткәрелгән чаралар өчен бүгеннән үк тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 26 гыйнварда 23.59 сәгатьтә төгәлләнә. Тавышларны түбәндәге...
-
Кукмарадан читтә яшәүчеләр игътибарына!
(Кукмара, "Хезмәт даны"). "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарының электрон версиясенә подписка игълан ителә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум.