Важашур һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде(+фото)
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Важашур һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Петр Иванов, Нургаян Мөхәммәтҗановларның хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда...
Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Важашур һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Петр Иванов, Нургаян Мөхәммәтҗановларның хисаплары, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев