22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Билгесез матдә белән агуланып, 16 яшьлек кыз үлгән
Фаҗига Түбән Кама районы Олы Афанас авылында булган. 16 яшьлек кыз бала агулану аркасында үз караватында үлгән. Үз төбәкләрендә булган хәл турында хәбәр итүче ntrtv.ru мәгълүматларына караганда, техникумда белем алучы студент кызның нәрсә белән агулануы әлегә билгесез икән. Тикшерү эше бара. http://intertat.ru
-
Тырыш авылы китапханәчесе укучылар белән әңгәмә үткәрде
Тырыш авылы китапханәчесе Рузилә Тухбатуллина, төрле яшьтәге мәктәп укучыларының ялларын файдалы максталарда үткәрү өчен "Китапханәгә юлны онытмагыз" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар китапханә турында бай мәгълүмат туплап, төрле газета-журналлар белән танышты.
-
Бүген РДКда “Кукмара кышы – 2015” фестиваленең икенче сайлап алу туры була
Бүген, 22 гыйнварда район Мәдәният йортында "Кукмара кышы - 2015" татар җыры фестиваль-конкурсының икенче сайлап алу туры үтәчәк. Катнашалар: Динә Абдуллина - Нормабаш Рузилә Зиннәтова - Дусай Гөлфиназ Мөэминова - Дусай Әнисә Мөхәммәтҗанова - Әсән-Елга Физалия Габидуллина - Өлге Дилә,Зилә Зиннәтовалар - Дусай Фәнис Бариев - Пычак Эдуард Асапов- Киндеркүл...
-
Игътибар, һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә. Бүген, 22 гыйнварда, кич, төнлә һәм иртәгә иртән кар явуы, буран чыгуы көтелә. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Игътибарлы булыгыз - юлларда кар көртләре һәм бозлавык...
-
Рәхмәтебез чиксез
Безне борчыган бәхәсле сорауларны тыңлап, аларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковага, район башлыгы Сергей Димитриевка Кукмараның Береговая, Спорт урамнарында яшәүчеләр исеменнән олы хөрмәтебезне белдерәбез. Эш шунда: Магистральная урамыннан безгә таба керүче юл ябылып, машиналар йөрү өчен тоткарлык тудырылган иде. Хәзер бу юл ачык....
-
Туембашлылар бер-берсенә туган
Без кемнәрнең дәвамчылары, ерак әби-бабаларыбыз кемнәр булган? Ничек көн күргәннәр, ни белән шөгыльләнгәннәр? Бу сораулар хәзер күпләрне кызыксындыра. Совет заманында өзелгән нәсел җепләрен ялгарга омтылып, җиде буын бабасын ачыклап кына калмыйча, тарих төпкеленең тагын да тирәнрәк чорына күз салучылар бар. Туембаш авылы халкы да үз нәсел-нәсәбен ачыклауга керешкән. Бу хакта...
-
61дә дә өйләнергә соң түгел
Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповадан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда 383 пар үзләренең никахларын теркәгән, 103 пар аерылышкан. Иң яшь кәләшкә - 18, иң яшь кияүгә - 19, иң өлкән кияүгә - 61, иң өлкән кәләшкә 59 яшь. Районда 665 бала (350 малай, 315 кыз) дөньяга килгән, 716...
-
Иң арзан бензин кайда?
Казанда соңгы бер атна эчендә бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр төшкән. Хәзер АИ-92ле бензинның бер литрын 32,15 сумга, АИ-95 - 35,12, дизель ягулыгын - 34,03 сумга Шул ук вакытта АИ-80 маркалы бензин бәясе үзгәрешсез калган - 31,3 сум. Идел буе федераль төбәк башкалаларында АИ-92 һәм АИ-95ле бензин бәяләре Уфа,...
-
Җырчы Илназ Гариповның машинасына һөҗүм иткәннәр (+Фотолар)
Яңа ел алдыннан һәм шушы атнада Казанда җырчы Илназ Гариповның машинасына билгесез затлар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә Lexus RX330 машинасының тәрәзәләре һәм фаралары ватылган. Илназның үзе белән сөйләшеп булмады, кызганыч. Шуңа күрә җырчының продюсеры Илфак Шиһапов белән эләмтәгә кердек. - Илназ белән 4-5 ай тирәсе бергә эшлибез. Зур концерт тамашасы башлангач...
-
БДИ тапшыру өчен гаризалар 1 февральгә кадәр генә кабул ителә
2016 елда БДИда катнашу өчен кирәкле фәннәрне сайлап гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Ә тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын тапшырачак фәннәрне билгеләп гаризаны 1 мартка кадәр язырга тиеш. Гариза укучы укый торган мәктәпкә тапшырыла. Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап хәзер урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар гаризаны...
-
Сәрдекбаш җирлегендә халык җыены үтте (+Фото)
Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты.
-
Яңа Сәрдектә яшәүче Фоат абый Фәтхрахмановны район башлыгы юбилее белән котлады
Район башлыгы Сергей Димитриев, Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фәтхрахманов Фоат Фәтхрахман улын 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Сәрдекбаш җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиевлар да юбилярга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Танькино авылындагы 200 еллык тарихы булган Петропавел чиркәвенә реставрация ясалачак
Танькино авылындагы Петропавел чиркәвендә реставрация эшләре башлануны күпләр сөенеп кабул иткәндер. Заманында 27 авылга хезмәт куйган әлеге гыйбадәтханә, чын мәгънәсендә, тарихи һәйкәл бит ул! -Район башлыгы Сергей Димитриевның инициативасы, иганәчеләр ярдәме белән Танькинода зур эш башкарылачак, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин. - Петропавел...
-
Ятмас Дусай, Нырты авыл җирлекләрендә халык җыены үтте (+Фото)
Ул җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыклары Фирая Гарифуллина, Рафик Заһидуллин, участок инспекторы Николай Иванов, "Сөт иле" җәмгыятенең "Дружба" агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиев, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллиннар, шулай ук Ятмас Дусай җирлегенең янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Нурулла Галиев, Нырты урта мәктәбе директоры...