21 май 2017 яңалыклары
-
Әти белән әнинең якты истәлегенә багышлана
2017 елның 6 апреле, Өйлә намазы җитте. Газиз әниебез Әкълимә Безнең арадан китте. Ятим калдык 7 бала, Әтисез, әнисез дә. Хәсрәт, кайгы-сагышларны Үлчәрлек түгел бер дә. 7 баланы үстерергә, Ай-һай, җиңел түгелдер, Ач-ялангач итмәс өчен Күпме көчләр түгелде! Авырлыклар күп күргәнгә Җитмәде саулыклары. 7 баланы кеше иттеләр - Шул булды...
-
14 яшьлек бала уйнап йөргән җирдән һәлак булган
Чаллыда балалар мәйданчыгында алган җәрәхәттән 14 яшьлек ир бала үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Әлеге фаҗига кичә кич 27 комплекста булган. Яшүсмер бетон урна аша сикереп чыкмакчы булган, әмма абынып, башы белән җиргә килеп төшкән. Социаль челтәрдәге мәгълүмат...
-
Тузганак кайнатмасы
300-400 данә сары чәчәкне өзеп, өстенә салкын су салалар. Бер тәүлек торгач, сулы чәчәкне сыгып, ярты литр кайнар су агызалар да 15-20 минут кайнаталар. 1 килограмм шикәр комы, 1-2 лимон турап салалар, 1 бал кашыгы лимон кислотасы сибәләр дә тагын 5 минут кайнаталар. Ул бал төсенә кергәч, ут өстеннән алалар....
-
Зур Сәрдектән Газиз Хәсәнов Краснодардан җиңү белән кайтты
Краснодар шәһәрендә Рәсәй буенча яшь һөнәрчеләрнең V чемпионатының финалы булып узды. Төзелеш серләрен үзләштерүче Зур Сәрдек егете Газиз Хәсәнов бу ярышларның финалында да җиңеп, беренче урынга лаек булды. Татарстан данын яклаган егет хәзер инде Рәсәй җыелма командасында. Газизне зур җиңүе белән котлыйбыз!!! Рәмзия Хөсәенова хәбәре
-
Кукмарада киез итек-киез комбинатының 150 еллыгына багышланган бәйрәм узды (фоторепортаж)
-
Очрашып - күрешеп булырмы?
Үземнең армиядә хезмәт иткән вакыттагы очрашу вакыйгасын язып үтәсем килә. Бу язмамнан соң, Ходай кушып, күрешү насыйп булсын иде. Мин Көшкетбаш авылында туып-үсеп, 1968 елда Янил урта мәктәбен тәмамлап, туганнарым янына Украина якларына киттем. Горловка шәһәренә барып урнаштым. Анда терекөмеш чыгара торган шахтада эшләп, 1969 елда армия сафларына алындым. Безне...
-
“Элвин Грей” шаукымы: рэпер Тимур СПБ нигә Радик Юлъякшин кебек җырлый башлаган?
Санкт-Петербург шәһәрендә туып үскән татар егете Тимур "Әнкәй" җырына клип төшереп, тамашачысына тәкъдим итте. Элвин Грей концертларында кунак буларак чыгыш ясаган Тимур Шафайзиев үзе белән Радик Юлъякшин арасында бернинди охшашлык та күрми. 25 яшьлек татар егете Тимур, рус телендә рэп башкарып, үз тамашачысын тапкан җырчы. Рус телендә язылган җырлары күп...
-
Тәүбәгә килү
Хәзрәтнең җомга вәгазеннән соң әйткән сүзләре Хәким картның йөрәген әрнетте. Әрнетер дә! Әнә бит ничек, ди! Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: "Өч кешенең догасы һичшиксез кабул булыр. Шушы өч кешенең берсе - рәнҗетелгән кешенең догасы. Шуңа күрә тел яисә кул белән рәнҗетеп, рәнҗеш алудан бик куркырга кирәк". Уйлар, уйлар... Хәким картны...
-
Акция: Тәгәри китте “сары йомгак”!
Ярата шул безнең халык кош-корт үстерергә. Каз итеннән тәмле бәлешләр, өчпочмак, мантый, каз шулпасы пешерергә, түшкә-түшкә казларны күчтәнәчкә таратырга... Каклаган казы гына да ни тора бит! Данлыклы Татар Толлысы казлары хуҗасы Линар Баһаманов та газета укучыларыбызны сөендереп, бер абунәчебезгә 15 каз бәбкәсе бүләк итәргә уйлады. Әлеге акциядә катнашу өчен 2...