21 март 2014 яңалыклары
-
Кукмара укучылары математикадан БДИ биреп карады
Бүген районыбыз мәктәпләренең барлык 11нче сыйныф укучылары математика фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып, үзләрен сынап карады. Имтихан күппрофильле лицей һәм Манзарас урта мәктәпләрендә үтте. -Иң элек оештыручылар имтихан тәртибе белән таныштырдылар, кабинетларда видеокүзәтү булуын искәрттеләр. Биремнәр авыр түгел, барысы да мәктәп программасы буенча төзелгән иде, - ди Янил урта мәктәбенең...
-
Питрәчтә узган семинарда кукмаралылар да катнашты
Питрәчтә "Власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары, гражданлык җәмгыяте институты вәкилләренең коррупциягә каршы тору максатында хезмәттәшлеге" дигән темага семинар үткәрелде. Анда районыбыздан "Хезмәт даны" газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шшәрипова, район башлыгының корупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлшат Нурмөхәммәтова, Татарстан иҗтимагый палатасының район советы әгъзасы Рузилә Закировалар катнашты. Семинарда Питрәч районы...
-
Мөхтәрәм кунаклар Киндеркүлдә яшәүче тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар (+фото)
Районыбызның Киндеркүл авылында гомер кичерүче Зарипова Закирә Нуретдин кызын гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зариповлар котлады. Тыл ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды....
-
Кукмарада "Донор көне" була
25-26 мартта район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә Казан шәһәре кан алу республика станциясенең күчмә бригадасы тарафыннан кан алу үткәреләчәк. Алдан табиб белән киңәшләшү зарур. фото: http://zkx-vyborg.ru/news/659-den-donora.html
-
Алсаң “ФИНКА”дан заем, табарсың эшнең җаен
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бүгенге көндә 1493 квадрат километр мәйданны биләүче Кукмара районына моннан 700 ел элек нигез салына. Борынгы әби-бабаларыбыз башлыча йон һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, кустарчылык һөнәре дә алга киткән булган. Кукмараның элек-электән республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы эшләүче районнарның берсе булып саналуын да билгеләп үтәргә кирәк....
-
Районның "Витязи" хәрби-патриотик оешмасы Бөтенроссия уеннарыннан өченче урын алып кайтты
Казанда "Җиңү" Бөтенроссия уеннарының республика этабы узды. Әлеге чарада мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Чарлы урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Александр Чапуринов җитәкчелегендәге "Витязи" хәрби-патриотик берләшмәсе дә катнашты. Районыбыз командасы "Алга, яшь армеецлар!" урындагы хәрби-тактик уенда - икенче, пейнтбол ярышы, "Визит карточкасы", "Төз атучы" бәйгеләрендә...
-
Кукмарага Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде (+фото)
Кукмара аграр көллиятендә "Татарстан Республикасының агросәнәгать өлкәсе өчен кадрлар әзерләүнең актуаль мәсьәләләре" дигән темага республикакүләм семинар узды. Әлеге чарада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, агросәнәгать өлкәсендә һөнәри белем бирүче учреждение җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. Кунаклар Кукмара аграр көллиятенең укыту һәм тәҗрибә корпуслары...
-
Нырты авылы китапханәчесе балаларга ут-күздән сак булуның мөһимлеге турында сөйләде
Нырты авылының "Ләйсән" балалар бакчасында "Сак булыйк ут-күздән" дигән темага балалар белән әңгәмә һәм шулай ук язучы Мананованың "Бәлагә ничек тарымаска?" дигән китабына күзәтү булып узды. Әлеге чараны авыл китапханәчесе Иванова Г.З. үткәрде.
-
Ош.Юмья авылы чиркәвен төзекләндерүдә райондашларның ярдәме кирәк
Районыбызның Ош.Юмья авылында Изге Ана иконасы хөрмәтенә агач чиркәү төзекләндерелә. Храм 1843 елда төзелгән. Чиркәү бәйрәмнәре вакытында храмга халык бик күп килгәнлектән, гыйбадәт кылучыларга урыннар да җитми. 170 еллык тарихы булган дин йортын сафка бастыру өчен райондашларның ярдәме кирәк. Банк реквизитлары: МПРО приход Казанской иконы Божией Матери села Ошторма Юмья...