Буран (шигърият)
Яратам мин күзәтергә
Кышның көчле буранын.
Карга күмеп бар дөньяны,
Ап-ак итә торганын.
Читтән түгел, үзәгендә калып,
Уртасына басып буранның,
Уйларымны минем биләп алып,
Еракларга илтә торганын.
Буран бит ул яшьлек кебек,
Серле бит ул, җырлы, көчле дә,
Бернәрсә дә аңа киртә була алмас,
Буйсындыра алмас беркем дә .
Бер...