20 июль 2017 яңалыклары
-
Ашларыгыз тәмле булсын: хуҗабикәләргә 7 киңәш
1. Тавык кызарып пешсен өчен, аңа куе итеп каймак сыларга кирәк. 2. Балыкны кыздырыр алдыннан аны уылган сыр кушылган онда яки сохарида әвәләгез. 3. Бавыр йомшак булып пешсен өчен, аны әзерләр алдыннан ике сәгать салкын сөттә тотыгыз. 4. Ипи тиз искермәсен өчен, ул саклана торган савытка чи бәрәңге кисәге куегыз....
-
Рәнис Габбазов та «камыт киде», кәләш кем? (фото)
Узган ялда яшь җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты Рәнис Габбазовның никах туе үтте. Татар тамашачысы күңелен кабатланмас моңы белән яулап килүче Рәнис Габбазов өчен быелгы ел аерата истәлекле булды.
-
Бер авылдан ике мәет: “Алар юлга чыкканда, сизенгән кебек, бөтен урам озатып калды”
"17.07.17 - бүген бәхетле көн" дигән смс-хәбәрләр "ватсап" буйлап очып йөри... Мондый хорафатларга ышанмаганнар да теләк теләгән мизгелдә Арча районы Шушмабаш авылында ике ана газиз балаларын югалта. Кичке 8 ләр тирәсендә Казан-Малмыж юлында, Биектау районының Бөреле совхозы тирәсендә, "Лада приора" белән "Ундүртле" маңгайга-маңгай бәрелешә. "Приора" йөртүчесе һәм икенче машинадагы егет...
-
Әнисе Төркиядә ял иткәндә бала үлгән әбисе янында яшәгән
Чәч үрә торырлык хәл Ульяновск шәһәрендә булган. Өч яшьлек баланы әби карамагына калдырып, әнисе Төркиягә ял итәргә китеп бара. Берничә көн алар телефоннан аралаша, ә аннан әби элемтәгә чыкмый башлый... Ялдан кайткан ана фатирда үлгән әби мәете белән үзенең кызын күрә, дип яза Лайф. Кечкенә бала мәет янәшәсендә 5 көн...
-
Зәй фаҗигасенең сәбәбе билгеле
Татарстандагы 14 кешенең гомере өзелгән зур юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе автобус йөртүченең арыганлыгы булырга мөмкин. Бу хакта ТАССка интервьюда Россия Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Михаил Черников җиткергән. "Татарстанда резонанслы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе булып йөртүченең арган булуы тора. Без моның нигә китергәнен күрдек", - дигән ул. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ведомство Россия юлларында...
-
Кукмаралылар ял паркында журнал укыды
Шушы көннәрдә Атлас Булатов исемендәге ял паркында уку залы эшләде. Паркта ял итүчеләргә төрле журналлар тәкъдим ителде.
-
Югары Юмья авылында "Авыл көне" узды
Югары Юмья авылы китапханәчесе "Авыл көне" үткәрде. Әлеге бәйрәм авыл янындагы тугайда оештырылды, ә аның төп геройлары талантлы һәм эшчән авыл халкы иде. Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм барышында шигырьләр, җыр-биюләр, уеннар һәм конкурслар аша килгән кунакларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Бәйрәм дәвамында сәхнәдән күрше Нократ Аланыннан килгән "Чипчирган"...
-
Кызыл Тауның керәшен фольклор ансамбле фестивальдә лауреат булды
Мамадыш районының Җөри авылында үткән Питрау Сабан туенда Кызыл Тау авылының "Тиңдәшләр" керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе Анфиса Егорова) ХVIII республика "Питрау" керәшен мәдәнияте фестивалендә лауреат исеменә лаек булып, диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Бәрәңге җирләренә куркыныч авыру яный
Соңгы көннәрдә халыктан, бәрәңге яфракларының көрәнләнүе һәм каралуы, аннан соң куакның шиңүе һәм үлүе турында хәбәрләр һәм моңа бәйле сораулар еш килә. Бу сорауга ачыклык кертү өчен без «Россельхозцентр» ның Яңа Чишмә районы филиалы җитәкчесе Рафис Зиниятуллинга мөрәҗәгать иттек.