20 май 2020 яңалыклары
-
Россия Президенты Владимир Путин Миңнехановны республика җитәкчесе вазифасына яңа срокка тәкъдим итүне хуплый
Татарстан Республикасы Президенты бүген дәүләт башлыгы Владимир Путин белән видеоконференция режимында очрашты.
-
Марат Җәббаров: Хезмәткәрләрне мотивацияләү чәчү барышына җитди йогынты ясый
Аеруча яхшы эшләүче хезмәткәрләргә премияләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырыла.
-
Республикада «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештырган «Кызыл канәфер» акциясе башланды
Бөтенроссия акциясе быел онлайн-режимда узачак.
-
Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган
Чир йоктырган 27 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 48 кеше өйдә дәвалана.
-
Кукмара поликлиникасы пациентларны өлешчә кабул итә башлады
Короновирус куркынычы саклану сәбәпле, медицина учреждениесе иминлек чараларын үтәргә тиеш.
-
«Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре Кукмараны чистарту буенча күп эш башкара
Хезмәткәрләр автобус тукталышларында һәм җәяүле юллары читенә ташлап калдырылган чүпләрне генә түгел, ә стадион һәм башка урыннардан да җыя.