20 май 2013 яңалыклары
-
Зур Сәрдек биючеләре - республика бәйгесендә өченче урында
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шома бас" республика смотр-конкурсының Гала-концерты узды. Концертта республиканың 14 шәһәр һәм районыннан 16 коллектив һәм 4 аерым башкаручылар катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында кукмаралылар да бар иде. Зур Сәрдек Мәдәният йортының "Чәчкә" халык бию ансамбле (җитәкчесе Альмира Шәймарданова) өченче дәрәҗә лауреат исеменә...
-
Кукмараның "Кар десант"ы Мясной Бордан кайтты
Кукмара аграр көллиятенең "Карлы десант" эзләү отряды, директор урынбасары Ришат Шакиров һәм махсус дисциплиналар укытучысы Ринат Шакиров җитәкчелегендә 8 кеше катнашы белән Новгород өлкәсенең Мясной Бор авылында булып кайтты. Алар Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзләделәр. 10 сугышчының сөяге һәм вкладышы булмаган бер медальон табылган. Аларны тантаналы рәвештә...
-
Березняк мәктәбендә узган республика бәйгесендә язучылар катнашты (+фоторепортаж)
Районыбызның Березняк урта мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге беренче ачык республикакүләм шигырь һәм поэмалар бәйгесе үтте. Әлеге чарага якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шәрипов, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуруллин да кайткан иде. Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры ЙолдызГыймадиева сүзләренә караганда, республиканың 23 районыннан барлыгы 124...
-
Кукмараның авыл мәктәпләрендә сөлге җыялар
Кукмара мәктәпләрендә сабантуйлар уздыру өчен сөлге җыярга чыктылар. Быел әлеге чаралар соңгы кыңгырау бәйрәме көнендә, дөресрәге 24-25 майларда булыр дип көтелә. Сабантуйга сөлге җыю - татар халкының элек-электән килгән күркәм йоласы. Гадәттә, ул егетләр һәм кызларның җыелышып, урам буйлап кулга колга тотып, җыр-биюләр белән халыктан бүләк җыеп уздырыла. Бу көнне...
-
Районның "Кояшкай" приютында "Гаилә бәйрәме" узды
"Кояшкай" приютында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында "Гаилә көне" бәйрәме узды. Чара концерт номерлары, конкурслар, уеннар белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында тәмамланды. Әти-әниләр бәйрәмне оештырган тәрбиячеләр Алсу Әгъләмова, Раилә Шәвәлиева һәм приют җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Кукмарада "бөкеләр"
Кукмарада иртәнге сәгать сигезенче яртыларда барлыкка килә торган "бөкеләр" шушы минутларда гына таралып килә... Моның сәбәбе юлларның тар булуында түгел, бәлки, машиналар күплегенә бәйледер. Чөнки хәзер өч кешегә бер машина туры килә торган заманда яшибез икән, ди белгеч-галимнәр. Тик шулкадәр тарнспорт булуы экологияне дә пычрата, кешене аз хәрәктләнергә мәҗбүр итә....
-
Быел Кукмара районында балалар катнашында 3 юл фаҗигасе булды
Республикада "Игътибар - балалар" кисәтү акциясе бара. Әлеге акциянең төп максаты - балалар белән бәйле булган юл фаҗигаләрен киметү. Агымдагы елның 4 аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 126 юл фаҗигасе булган, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 128е төрле җәрәхәтләр алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 3 бәхетсезлек очрагы...