20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кукмара чыршысы өчен тавыш бирик, дуслар!
Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика бәйгесе игълан ителде. Биш номинация буенча уздырылучы конкурста Кукмара да катнаша. Төп чыршыбыз һәм районда үткәрелгән чаралар өчен бүгеннән үк тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 26 гыйнварда 23.59 сәгатьтә төгәлләнә. Тавышларны түбәндәге сылтама аша http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә изге күңелле райондашларның ярдәме кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Узган тәүлектә Кукмара урамнарыннан 504 тонна кар чыгарылган
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Кукмараның "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре һәрчак эштә, бер генә көн дә эшсезлектән тилмерми. Узган тәүлектә алар бистәбез урамнарыннан 62 рейс - 504 тонна кар түккәннәр. -Өч КамАЗ, ике грейдер, бер мини-погрузчик, 2 погрузчик, дүрт МТЗ-82, бер КДН, бер Т-25 берөзлексез эшләп тора. Көндез поселок урамнарын кардан чистартсак,...
-
Тыелган җимеш һәрчак татлы булмый икән шул...
Зур Кукмара мәктәбендә укыганда, җәйге каникулларга чыккач, практикага йөри идек. Мәктәп бакчасында яшелчәләргә су сибәбез, чүпләрен утыйбыз. Эшкә үзең белән туганыңны яки дустыңны ияртеп килсәң, бер көн ике көнгә санала иде. Бервакыт безгә башка районнан кунаклар килде. Икесе - кыз туганнарыбыз. Яшь аермаларыбыз да күп түгел. Әйдә, синең белән мәктәпкә...
-
Кукмаралыларны район Советы бинасында көтәләр
(Кукмара, "Хезмәт даны") 25 гыйнварда 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кукмара район Советы бинасында (адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 13) Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча идарә җитәкчесе Роза Рифкать кызы Килькеева халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу өчен телефоннар: (843) 567-88-57, (884364) 2-70-53.
-
Кукмарада район Советының утырышы узды
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унбишенче утырышының көн тәртибендә район Уставына үзгәрешләр кертү проекты ( II укылыш), районда муниципаль хезмәт турында район Советының 28.01.2013 елгы 2 санлы карары белән расланган Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район территориясендәге җирләрдән файдалануларны муниципаль контрольдә тоту турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү, муниципаль предприятие, учреждениеләргә (оешмаларга) исем...
-
Районыбызның “Хезмәт даны” газетасына язылу дәвам итә
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез быелның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылырга өлгермәгәнсез икән, бу мөмкинлектән хәзер дә файдалана аласыз. 25 гыйнварга кадәр язылсагыз, район газетасы февраль аеннан өегезгә килә башлаячак. 5 айга язылу бәясе - 500 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин.