19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Фото: Сәрдекбаш урта мәктәбенең кар сыннары
-
Казанда “Кукмара“ якташлык җәмгыятенең очрашуы үткәрелде
Узган шимбәдә мәркәзебез Казанның яшьләр үзәгендә "Кукмара" якташлык җәмгыятенең чираттагы очрашуы үткәрелде.
-
“Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газетасы җиңүчеләр исемлегендә
Татарстанда экология һәм җәмәгать киңлекләре елы кысаларында үткәрелгән "Эколидер" республика конкурсына йомгак ясалды. Шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары буенча конкурс группасының "Электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы материал" номинациясендә "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе призлы урынга лаек булды.
-
Күппрофильле лицей укучылары “Тамчы-шоу”да катнашты
Күппрофильле лицей укучылары Йолдыз Мостафина, Илфар Садуртинов, Камилә Шакировалар татар теле укытучылары Нәфисә Гайнетдинова, Альбина Бәдеретдинова белән бергә "Яңа гасыр" телевидениесе тарафыннан оештырылган "Тамчы-шоу" иҗади һәм интеллектуаль бәйгесендә катнаштылар. Алар анда Әлмәт шәһәренең татар-төрек лицее укучылары белән көч сынашты. Ике команда да уңышлы чыгыш ясап, үзләренең белемле, иҗади фикер йөртүче,...
-
Күкшел авылында егетләрне армиягә озату кичәсе булды
2017 елның көзге чакырылышында Күкшел авылыннан өч егетебезне Илнур Нуриев, Фәннур Камалетдинов, Айнур Шакировларны армия сафларына озаттык. Күкшел мәдәният йортында бу егетләр хөрмәтенә "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә!" дип исемләнгән озату кичәсе, дискотека булды, дип хәбәр итте Нурия Бариева.
-
Түбән Арбаш китапханәсендә чәһ көне үткәрелде
Түбән Арбаш авылы китапханәсендә 15 декабрь - Халыкара чәй көне уңаеннан "Эчсәң чәй, җанда - җәй" дип исемләнгән чәй кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада чәй тарихы, аны пешерү тәртибе, чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында кызыклы әңгәмә корылды. Китапханәче Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабына күзәтү ясады, чәй...
-
Игътибар: район газетасына язылырга бер атна калды!
Җәмәгать, газета-журналларга язылу төгәлләнергә нәкъ менә шуның кадәр вакыт калды. Яңа ел якынлашканда, гадәттә, мәшәкатьләр муеннан ашса да, киләсе яртыеллык өчен район газетасына язылырга онытмыйк. Ярты елга язылу бәясе - 660 сум. Киләсе елга да бергә булыйк, дуслар!
-
Фото: Нырты авылы мәдәният йортында мәүлид кичәсе үткәрелде
Кичәдә догалар укылды, мөнәҗәтләр башкарылды, әхлак-тәрбия турында табышмаклар чишелде.