19 август 2013 яңалыклары
-
Түбән Казакларда узган вәгазь кичәсе Ахшам намазы белән тәмамланды
Түбән Казаклар авылы мәчетендә Кукмара үзәк мәчете имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт Мөбәракшинның вәгазь кичәсе булды. Биредә Олыяз җирлегендә яшәүчеләр, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахманов Югары Казаклар, Балыклы, Чишмәбаш авыллары мәчетләре имам-хатыйблары, Кукмара мәчете һәм мәдрәсәсе вәкилләре катнашты. Вәгазьдә ике дөньяны бергә алып бару, иман юлы һәм ахирәт кебек темалар турында сөйләшүләр...
-
Поч.Кучук һәм Нырты урта мәктәпләрендә ремонт эшләре кызу темплар белән бара (+фото)
Белем бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Тиздән барлык белем бирү учаклары кабат балаларның шат авазына күмелер. Ә аңа кадәр... мәктәпләрдә ремонтлау-төзекләндерү эшләрен төгәллисе, сыйныф бүлмәләрен тәртипкә китерәсе бар. Шулай ук балалар бакчалары, клублар, фельдшер-акушерлык пунктларында да тиешле тәртип булу зарур. Район советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина җитәкчелегендәге төркем узган...
-
Кукмара суд приставлары капка-коймаларга да арест сала
Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәте булуын ачыклаган һәм аның йортына барган. Биредә исә исәпкә алырлык милек тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер эскәмиясе һәм...
-
Районда быел көзге культураларны 15 мең гектарда чәчү планлаштырыла
Районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә, һәр көнне 1500 гектарда игеннәр суктырылган. Вахитов исемендәге хуҗалыкта бөртеклеләр тулысынча җыеп алынды, Урал, Восток хуҗалыкларында санаулы гектарлар калып бара. Быел 15 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. 9 мең гектарда чәчү эшләре башкарылды. Шулай ук салам җыю, җир эшкәртү, орлык салу, фермаларны кышка әзерләү...
-
Тәмәй һәм Салкын Чишмәдә "Кече авыл бәйрәмнәре" үткәрелде
17 августта Тәмәй, 18 августта Салкын Чишмә авылларында "Кече авыл бәйрәмнәре" үткәрелде. Биредә җәйге чорда авылга кайткан кунаклар, авыл халкы катнашты. Ачык һавада узган әлеге чара төрле спорт, халкыбызның милли уеннары, үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында авылдан чыккан күренекле шәхесләрне, сугыш ветераннарын, авылның уңган халкын искә алдылар....
-
Алма Спасында теләкләр әйтеп алма ашарга кирәк
19 август - алма Спассы. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, бу көнне зур бәйрәм оештырылган, аны дини бәйрәм итеп кенә түгел, ә көзне каршылау буларак та билгеләп үткәннәр. Горизонтта кояш күренү белән җырлар башкарылган. Бу вакытка алмалар да өлгергән. Аны җыеп, бал һәм шикәр комы кушып ашаганнар, алмадан төрле ризыклар әзерләгәннәр....
-
23 августта район Советының чираттагы сессиясе була
Кукмара районы Башлыгы икенче чакырылыш Кукмара район Советының егерме сигезенче сессиясен 23августта 9.00 сәгатьтә үткәрергә карар бирде. Сессиядә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 1. Кукмара районында җинаятьчелекнең торышы, җинаятьләрне киметү чаралары һәм хокук бозуларны кисәтү турында. 2. 2013 елның 1яртыеллыгына каралган район бюджетының үтәлеше барышы турында. 3. Кукмара район Советының "Кукмара муниципаль...
-
Вахитов исемендәге хуҗалык уракны беренче булып төгәлләде
"Игеннәрне урып-җыю төгәлләнде, хәзер салам җыю, җир эшкәртү бара", - дип каршы алдылар безне Вахитов исемендәге хуҗалыкта, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән кыр эшләренең барышы белән танышырга килгәч. Быел да традицияләренә тугры калдылар - уракта беренчелекне бирмәделәр. "Без начар эшли алмыйбыз" Беркөнне олы юлдан барганда, Югары Чура авылы янындагы басуда...