19 май 2015 яңалыклары
-
«Бәллүр каләм-2015» конкурсында II турга үтүчеләр арасында "Хезмәт даны" газетасы һәм журналисты да бар
Номинацияләр: «Журналистикада исем» 1. Альбина Абсаләмова, «Идел» журналы; 2. Ирина Бертман, «Яңа Зәй» газетасы; 3. Гөлзадә Гатауллина, «Йолдыз» газетасы (Апас районы); 4. Мөршидә Кыямова, «Intertat.ru»; 5. Олег Корякин, «Российская газета»; 6. Михаил Любимов, «Яңа гасыр»; 7. Лилия Нургалиева, «Хезмәт даны» газетасы (Кукмара районы); 8. Нәфисә Сабирҗанова, «Нур» телекомпаниясе (Әлмәт); 9....
-
Үткәннәргә битараф булмыйк
Мин тарихи истәлекләргә, һәйкәлләргә, туган ягыбыз табигатенә битараф түгел. Тарихи Болгарга багышланган кечкенә генә китапны кызыксынып укыдым, анда археологик казылмалар нәтиҗәсендә ачыкланган шәһри Болгарның тулы схемасы күрсәтелгән. Тагын бер кызыклы мәгълүмат бирелгән: 1722 елда Петр патша Болгарның тарихи истәлекләре белән танышкач, аны саклау турында фәрман бирә. Әмма үткәннәребезгә битарафлык нәтиҗәсендә...
-
Пычак авылы китапханәчесе укучылар белән кичә уздырды
Пычак авыл китапханәсендә китапханәче Галимова Фирдәүсә Рәфәгать кызы Арпаязның башлангыч сыйныф укучылары өчен "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге кичә барышында презентация ярдәмендә балаларга бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде, кошлар турында табышмакларга җаваплар табылды, сынамышлар искә төшерелде, балалар тарафыннан шигырьләр укылды, хикәяләрдән өзекләр тыңланылды. Кошлар турында җырлар башкарылды....
-
“Кыңгырау” бакчасы тәрбиячесе конкурста җиңгән
Кукмарадагы "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәйханә Степанова "Татарча сөйләшәбез" укыту-методик комплектны тормышка ашыру кысаларында үткән "Һөнәри осталык йолдызлыгы" педагогик осталык төбәк конкурсының "Уйнап ачыла күңел" номинациясендә җиңү яулады.
-
Кукмарада һәм авылларда Сабантуй уздыру көннәре билгеле
Район җитәкчесенең "Сабантуй бәйрәмен оешкан төстә уздыру буенча чаралар турындагы" боерыгы нигезендә милли бәйрәм -"Сабантуй" районыбызның авыл җирлекләрендә - 6, 7 июньдә, ә район үзәгендә 13 июньдә узачак. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Олыяз җирлегендә праймериз узды (+ФОТО)
Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар...
-
Кәчимирдә яшәүче Салих абый Шәрипов менә дигән итеп балалар мәйданчыгы ясап куйган
Кәчимир авылында яшәүче Салих абый Шәрипов туган авылы өчен янып-көеп яшәүчеләрнең берсе. Чишмәләрне төзекләндерү, агачлар утырту, музейга экспонатлар туплау дисеңме - бөтенесе аның башлангычы белән башкарылган эшләр. Кәчимир авылының патриоты узган ел авыл уртасында авылдашларының ярдәме белән әлеге балалар мәйданчыгын да ясап куйды. Берничә төрле атынгыч, карусель, самавыр да Салих...
-
Кукмара волонтерлары мәктәп укучылары белән акция үткәрде
Халыкара балалар Ышаныч телефоны көне бала авыр хәлдә калганда ярдәм сорасын, үз проблемалары хакында киңәшләшсен, фикер алышсын өчен барлыкка килгән. Әлеге көн кысаларында "Волонтер-Кукмара" иреклеләр отряды вәкилләре Кукмара 3нче урта мәктәбендә "Балалар ышаныч телефонына "Әйе" дип әйтә" дигән акция үткәрделәр. Аның барышында укучылар ышаныч телефонының эше белән таныштылар, плакатлар ясадылар...
-
Районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге министрлыкның Рәхмәт хатына ия булды
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге коллективы Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Республикада халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары эшчәнлеген камилләштерү буенча киң масштаблы эш алып барыла. Бүген дәүләт хезмәтләренең куллану өчен халыкка уңай булуы һәм сыйфатны бәяләү нәтиҗәләре Татарстан Республикасында...