18 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге "Бердәм консультация көне" үткәрә
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Кукмара бүлеге, күчемсез милекне рәсмиләштерү процессында катнашучы оешма белгечләре белән берлектә 20 ноябрьдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр "Бердәм консультация көне" үткәрә. Адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт. фото: http://www.to74.rosreestr.ru/kadastr/about_fgu/news_fgu/50.html
-
Кукмара спортчылары киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турнирыннан медальләр белән кайттылар
Чебоксар шәһәрендә узган яшүсмерләр арасындагы киокусинкай каратэ буенча Бөтенроссия турнирында Татарстан командасын Зур Кукмара авылындагы "Ялкын" спорткомплексында шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте. Кискен көрәштә Әмир Галиев (Зур Сәрдек гимназиясе) һәм Ильяс Исрафилов (күппрофильле лицей) - көмеш медальләргә лаек булдылар. Зөһрә Баһаутдинова (күппрофильле лицей) - дүртенче урынны (тренерлары Алмаз Галәветдинов) алды. фото: http://www.sayanogorsk.info/news/note/4939-2-sportsmena-iz-sayanogorska-pobedili-na-pervenstve-rossii-po-kiokusinkaj-karate/
-
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен һәрдаим экскурсияләр оештырыла
Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен поселоктагы социаль әһәмияткә ия урыннар - балалар китапханәсе, туган якны өйрәнү музее, Җиңү паркы һәм башка җирләргә әледән-әле экскурсияләр оештырыла. Аның чираттагысы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булды. Ул 14-17 яшьлек яшүсмерләр өчен һөнәри ориентациягә багышланган иде. Инвалид балалар һөнәр сайлаганда аеруча...
-
Участок инспекторы Альмир Җәләлиев бабасының юлын сайлаган
17 ноябрьдә полициянең участок инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Халык арасында иң күп кайнашучы полиция хезмәткәре, мөгаен, участок инспекторыдыр ул. Син хезмәт күрсәтүче территориядә җинаять кылынганмы, исерек ир өендә тавыш чыгарганмы - иң беренче чиратта зыян күрүчеләр янына инспектор ашыга. Әле ул гынамы... авыр тормышлы гаиләләрне, район эчке эшләр...
-
Казнаң тулы булса – проблемалар да хәл ителер
Авыл халкының борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашучылар кемнәр? Әлбәттә, җирлек башлыклары. Ут сүнсә дә, су бетсә дә, юлларда чокыр-чакырлар барлыкка килсә дә иң беренче эш итеп башлыкның телефон номерын җыя авыл кешесе. Башкача мөмкин дә түгел: булган кимчелекләрне, проблемаларны хәл итәргә кирәк бит. Әмма шунысы да бар: күп очракта юк кына эшне...
-
Кукмара өченче мәктәбендә химиядән район олимпиадасы узды
Район мәгариф идарәсе, Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Кукмара 3нче урта мәктәбендә химиядән Нурания Бариева истәлегенә олимпиада уздырды. Анда район мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Призлы урыннар алучылар менә кемнәр: 8 сыйныфлар арасында 1 урын - Ландыш Миннемуллина, Сәрдекбаш мәктәбе 2 урын - Илһам Салихов, күппрофильле лиөей 3...