18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Россиядә пенсия яше 2016 елдан артырга мөмкин
РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә, чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәсен фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы. Басмада билгеләп үтелгәнчә, бюджетны проектлауның соңгы вариантындагы хисаплар буенча 2017 ел башына Резерв фондында 0,5 трлн сумнан аз гына артыграк акча кала һәм...
-
Гомерләрне сорап алып булмый
Менә ничәнче көн Әтнә кайгыда, ничәнче көн Әтнәдә яшь түгелә… бер-бер артлы вакытсыз киткән егет-кызларыбыз күз алдында, ышанып булмый, болай булырга тиеш түгел иде, юк, ник алар, яши башламаган көе, барысы да башлана гына иде бит, бик матур булырга тиеш иде тормышлары…Әле генә берсеннән-берсе чибәр кызларыбызны җирләдек, анысы да онытылмаган...
-
Чаллыда этләр өчен зур туй үткәргәннәр (+Фото)
Яр Чаллыда ике йоркшир терьерлары Франческа белән Венцеславның туен зурлап үткәргәннәр, дип яза "Вечерняя Казань". Инициатор булып Чаллының бер туй агентлыгы чыккан. Парның икесенә дә 3,5 яшь. Чын туйлардагыча, "кәләш" соңгы мәлдә генә кача да язган. Кияү белән кәләш Чаллының Җиңү паркында танышканнар. Венцеслав - үз токымы буенча Россия чемпионы....
-
Кукмараның Планетарная урамындагы даруханә яңадан кайчан ачылыр икән?
Безнең Планетарная урамында җыйнак кына даруханә ачылган иде. И, сөенде инде халык, чөнки даруханәләр барысы да үзәк урамда урнашкан. Безгә аларга барып җитәр өчен шактый гына юл үтәргә туры килә. Бигрәк тә олыларга, яшь балалы гаиләләргә уңайсыз. Аптека хезмәткәре Гөлнара да бик җайлы, ягымлы иде. Бик ярата идек без аны....
-
Халык игътибарына!
Район ветеринария берләшмәсе кисәтә: Рөхсәтсез районга терлек алып кайту катгый тыела.
-
Татарстанда армиягә барудан куркып, 17 яшьлек үсмер үз-үзенә кул салган
Хәрби хезмәткә барудан куркудан шундый адымга барган үсмернең әнисе әйтүенчә, шушы хәлгә кадәр улының үзен армиягә алачаклары, анда проблемалар көтәчәге хакында сөйләгәне булган. - Улым: "Армиядә үтерергә өйрәтәләр, мин теләмим, бармыйм. Бәлки кем дә булса телидер, кем дә булса телидер", - дип әйтә иде, - ди әни кеше. - Аны...
-
Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев 50 яшлек юбилеен билгеләп үтте
"Әгәр Сезнең яхшы нотариусыгыз бар икән, тынычлап йоклагыз". Үзенең "Нотариус" дигән очеркында Оноре де Бальзак әлеге һөнәр ияләренең мөһимлеген әнә шулай характерлый. Чыннан да, тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылышлы соравың булмасын, тирән белемле, тәҗрибәле, зирәк акыллы нотариус хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсәң, проблемаң шул арада хәл ителер. Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил...
-
Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты!
Казанда узган инаугурациядә Рөстәм Миңнеханов сайланган Татарстан Президенты буларак тәгаенләнде. - Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкарырга кереште! - дип рәсми рәвештә игълан итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. http://intertat.ru
-
Әбиләр чуагында – әни назы
Быел җәй җылыга артык кинәндермәде. Шуңа аның белән ашык-пошык саубуллаштык та, алтын көзгә күз текәдек: бәлки әле ул безгә мәрхәмәтле булыр, соңлап булса да ямьле көннәре белән сөендерер? Табигать-анабыз күңел халәтебезне яхшы аңлады булса кирәк. Килде ул көннәр, килде. Бу көннәрдә тышта - тәннәрне генә түгел, җаннарны да җылыткан, кояшлы,...
-
Кукмарада агач үсентеләре утыртылды (+Фото)
"Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында бүген поселокта агач үсентеләре утыртылды. Әлеге изге эшкә район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Алар район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә поселокның "Йолдызлык" балалар бакчасының әйләнә-тирәсенә туя, ак чыршы һәм яфраклы агач үсентеләре утырттылар. -Агач утырту -...
-
Кукмарада якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре Гай Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды (+Фото)
Районыбызда якташыбыз, удмурт халкының күренекле шагыйре, Удмурт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең шигырьләрен удмурт теленә тәрҗемә иткән Гай (Гайфетдин) Сабитовның тууына 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Район тормышындагы бу зур вакыйга уңаеннан дәрәҗәле кунаклар: Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, Удмурт республикасының...
-
Көз (шигырь)
Күп кеше көзне сагыш, яңгырлы көннәр белән бәйли бит. Ә көз - муллык ае. Бөтен дөнья төрле-төрле төсләргә күмелә. Һәр ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы бар. Табигать шулай үзгәреп тормаса, без ел фасылларының матурлыгын күрмәс тә идек, могаен... Көз Күңелләргә сагыш салып, Көзләр дә җиткән икән. Куе урман өсләреннән...
-
Бүген Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасына керешү тантанасы була
Бүген, 18 сентябрьдә, яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе була. Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. Татарстан лидеры ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка чакырылган кунаклар каршында ант бирәчәк. Әлеге чарада РФ Президентының Идел буе федераль төбәгендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич,...