18 июль 2013 яңалыклары
-
"Шәфкать" балалары җәйге сәяхәткә чыкты
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар "Җәйгә сәяхәт" дигән интерактив уенда катнаштылар. Әлеге чараны Кукмара китапханәсенең уку залы хезмәткәре Гөлнара Заһидуллина үткәрде. Чара барышында төрле бәйгеләр, викториналар оештырылда. Уеннарның барысы да җәй, кояш һәм чәчәкләргә багышланган иде. фото: http://altpoetry.ucoz.ru/news/2010-06-02
-
Түбән Казаклар авылының бер йорт ишегалдында саранча күргәннәр
Түбән Казаклар авылында яшәүче Гобәйдуллиннар гаиләсе йортлары ишегалдында саранчага юлыккан. Әлеге корткыч бөҗәкнең табылуы турында алар "Хезмәт даны" редакциясенә хәбәр иткәннәр. "Саранча ишегалдында сикереп йөри иде, чикерткәдән бераз зуррак, кызгылт көрән төстә, сикергәндә канатлары ачылып китә. Печәнлеккә менеп җиткәнче дип, без аны тиз генә юкка чыгардык", - диделәр алар. фото:...
-
Район дәваханәсенең балалар бүлегендә ремонт бара
Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге инде күптән ремонт эшләре "сорый" иде. Хәзер әлеге бүлектә Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге коллектив эшчеләре буяу-агарту, санитар бүлмәләргә плитка сылау, палаталар эчендәге бүлмә такталарын сүтү белән мәшгуль. Бүгенге көндә 6 палата һәм 3 санитар бүлмәдә эш төгәлләнгән - стена-түшәмнәрне яңартудан тыш, аларга яңа ишекләр, пластик тәрәзәләр...
-
"Кояшкай" балалары Нурминкә елгасын чистартты
"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче тугыз бала Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан Нурминкә елгасын чистарту эшләрендә катнаштылар. Алар елга буенда, сулыкның үзендә булган чүп-чарларны җыеп, берничә капчык чүп түктеләр. Әлеге өмәдән соң, экология темасына "Күңелле кырмыска оясы" дигән уенда катнаштылар. Рәхәтләнеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Елга буендагы күңел ачудан...
-
Ядегәрдә су җитми
Ядегәрдә су җитмәү проблемасы белән көрәшүнең төрле юлларын эзлиләр. Җирлек башлыгы Наил Кашапов хәбәр итүенчә, авыл җирлеге хезмәткәрләре халык арасына аңлату эшләре белән чыкканнар. "Көнарлаш хуҗалыкларга йөрибез. Су тамган урыннарда краннарны алмаштырабыз. Инде башняның да су килү биеклеген үзгәрттек. Күп кенә кешеләрнең бакчаларына көне буе су агызып торуларына юлыгабыз. Андый...
-
Кукмара игенчеләре уракка төште
Игеннәрне урып-җыюга керешелгәч, гадәттә, яңгырлар башлана иде. Быел ничек булачагын алдан фаразлау мөмкин түгел, әлегә яңгыр, көтелгән кунак кебек, һәрберебезгә тансык. Әмма урак өстендә озакка сузылган явым-төшемнәр югалтуларга да китерергә мөмкин. Ә быел аның һәр бөртеге кадерле. -Быел һәр гектардан уртача уңыш 15 центнер тирәсе булыр дип исәплибез, - ди...
-
Кукмарада көтү яңарту технологлары ярышты
"Кукмара" агрофирмасының Зур Кукмара терлекчелек комплексында көтү яңарту технологларының район ярыш үткәрелде. Белгечләр теоретик һәм практик күнекмәләрен сынадылар. Җиңүчеләрне билгеләгәндә бозау алу һәм аларның сакланышы буенча күрсәткечләр дә исәпкә алынды. фото: http://www.gazetaniva.perm.ru
-
Районыбызның Рудник авылында борынгы ук табылган
Рудник авылындагы бакчабыздан шушы көннәрдә ук табып алдык. Шаккатмалы: җирне ничә дистә еллар эшкәртсәк тә, моңарчы күзгә чалынмаган. Элгәре көнкүреш әйберләренең табылганы булды анысы, тик аларны сакламаганбыз. Ә менә сугыш коралы ничек килеп эләккән икән бирегә? Кайсы гасырдан безнең көннәргә килеп җиткән? Шушы урыннарда булган бакыр кою заводы истәлеге дисәң,...