18 апрель 2016 яңалыклары
-
Фаҗигале төстә вафат булган Радик Насретдинов бәете
Әлеге бәет Радик Раниф улы Насретдинов рухына укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән дога булып ирешсен. Аллаһ биргән язмыш микән, Үземнең ялгыш микән ? Җир куеннарына кердем, Унбишем дә тулмады. Барыгыз да аптырарсыз Үлемемне ишеткәч. Салкын җилләр дулап алды, Җаннарым гүргә ңгәч. Зәңгәр ситса күлмәгемне Килешә, диделәр, үземә. Газиз башым ни...
-
Кукмарада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
Район Мәдәният йортында үзәк һәм балалар китапханәсе тарафыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Тукайлы яз" дигән шигырь бәйгесе уздырылды. Анда 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге 106 бала катнашты. Алар татар һәм рус теллләрендә Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. Катнашучыларга урыннар дүрт төркемдә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф,...
-
Крестьян-фермер хуҗалыкларының хисап-сайлау конференциясе булды (фото)
Зур Кукмара мәдәният йортында крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, район фермерлар берлеге җитәкчесе Зөфәр Баязитов һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Алар үткән елга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга бурычлар билгеләделәр.
-
Кукмара полициясе 17 яшьлек егеткә пычак белән кадаучыны эзли (фото)
17 апрельдә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә поселокның Гафиатуллин урамы, 3 йорт подъездында билгесез зат 17 яшьлек егеткә пычак белән кадый. Зыян күрүче исән-сау, әмма хәле авыр. Әлеге җинаятьне башкаруда шикләнелүче ир-ат якынча 50-60 яшьтә, ябык гәүдәле, буе якынча 168 сантиметр, кыска чәчле, чәченең очлары чаларган, кырынмаган. Өстенә караңгы төстәге куртка,...
-
«Кара» тәрәзәләр: штраф 500 сум гына димә...
Штраф түлисе килмәгән машина хуҗалары үз автомобильләрендәге дәүләт номерларының чисталыгын һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Татарстанлылар арасында машиналарының алгы тәрәзәсен каралтучы «артык кыю» затлар да әледән-әле очрап тора... Язгы һава торышы шактый алмашынучан булуы белән игътибарга лаек. Хәзер матур итеп кояш балкыса, берничә сәгатьтән көчле яңгыр башланырга мөмкин. Шуңа күрә машина...
-
Сокланмый мөмкин түгел
8 март бәйрәме алдыннан ресторанда кунак булырга туры килгән иде. Анда урта яшьләрдәге өч хатын-кыз белән бергә олы яшьтәге мөлаем генә бер әби дә катнашты. - Әби кемегез була? - дип сорадым. - Әниебез. Без читтә яшибез, әниебезнең хәлен белергә кайттык та, бәйрәм хөрмәтеннән үзен ресторанга алып килдек, - диделәр...
-
Чапма, вакыт! (шигърият)
Кая чаба вакыт дигәннәре, Булмыймы соң аны туктатып?! Бишекләргә салып тирбәтермен Әгәр булса аны йоклатып. Вакыт белән бергә чабабыз шул, Калышмаска иде ничек тә. Үзем менеп ятар идем әле Өй түренә, җылы бишеккә. Рәхәтләнеп изрәп йоклар идем, Кайтсам әгәр сабый чагыма. Туктар иде, йоклар иде вакыт Килеп ул да минем...
-
Тормышка ашса – шәп булыр!
Март аенда республикада Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза, Саратов, Рязань, Екатеринбургның яшь архитекторлары катнашында "Казанда язгы МАРШ" дигән воркшоп (остаханә) узган иде. Аның оештыручылары - Мәскәү архитектура мәктәбе укытучылары һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Студент яшьләр өч атна дәвамында кайбер территорияләрнең үсеш һәм төзекләндерү проектларының эскизларын эшләде. Остаханәдә катнашу өчен...
-
Кукмараның яшь йолдызлары “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Гала-концертында катнашачак
Казанның "УНИКС" концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле (кечкенәләр төркеме) "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә - икенче, Зөлфәт Юскаев һәм Руслан Константиновлар дуэты "Алып баручы" номинациясендә өченче урыннарны алдылар. Кукмара егете Эдуард Асапов белән күппрофильле лицейдан Зоя Краснова "Вокал"...