18 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Күрше районда «КАМАЗ» машинасы елгага төшеп киткән
Бу хәл бүген иртән була. Төялгән машина Мамадышның Ленин урамы буенча барганда көтмәгәндә сүнә һәм яр буйлап тәгәрәп китә. Койманы бәреп Нократ елгасына барып төшә. Машина Аксубайдан килгән була. Шофер зур имгәнүләр алмаган, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Зур Кукмарадан Рәсимә Минһаҗева балачак хатирәсе белән уртаклашты
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Газетабыз битләрендә яктыртылып килгән "Әй, балачак..." сәхифәсендә күңелле хатирәләр еш чыгып килә. Әйе, кояшлы, җиләкле, уенлы һәм кинолы балачагыбызга без бик рәхмәтле. Рухи яктан нык, бай булсыннар дип күп тырышлык куйган әти-әниләребезнең, укытучыларыбызның зур хезмәте бу. Мәктәп еллары, пионер, комсомол чорлары, авыл клубында күрсәтелгән кинолар - алар...
-
Җырчы Алинә Даутова бер көн дә яшәмәгән фатирын саткан
Татар эстрадасының яшь җырчысы Алинә Даутова тормыш иптәше белән Казаннан фатир алган иде. Әмма күптән түгел җырчы фатирын саткан. Ни өчен Алинә бер көн дә яшәмәгән яңа куышларын сатарга булган икән? - Казаннан бер бүлмәле фатир алган идек. Ләкин фатирда яшәп карамагач, анда күченергә теләмәдек. Иркен зур өйдә яшәп ияләнгән,...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә ярдәм кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Кукмарада район Советының чираттагы утырышы узачак
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унбишенче утырышы 20 гыйнварда 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә район Уставына үзгәрешләр кертү проекты ( II укылыш), районда муниципаль хезмәт турында район Советының 28.01.2013 елгы 2 санлы карары белән расланган Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү проекты, район территориясендәге җирләрдән файдалануларны муниципаль контрольдә тоту турындагы...
-
Куркыныч грипп килә (КИҢӘШЛӘР)
Татарстанда бу сезонда грипп белән авырган 89 кешенең 39ы - бала. Ә үтә көчле тын юллары вируслы инфекцияләренә (ОРВИ) килгәндә, авыручыларның 80 процент өлеше - балалар. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина...
-
Кукмара төп чыршы белән хушлаша (фото)
(Кукмара, "Хезмәт даны", Эльвира Мөбарәкшина). Яңа ел алдыннан поселокның Җиңү Паркы каршындагы мәйданга 22 метрлы зур мәһабәт чыршы урнаштырылган иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә бистәбезне бизәп, үзгә бер ямь биреп торды ул. Әмма ничек кенә моңсу булмасын, гүзәл чыршыны җыяр вакыт та килеп җитте. Бүген "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре чыршының уенчыкларын, гирляндаларын...
-
Машина фура астына килеп кергән (ФОТО)
Узган төндә Әлмәттә коточкыч юл һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрләр хәбәр итә. Шевченко урамында "Лада Приора" машинасы авыр йөк машинасына килеп бәрелгән. Автомобиль йөртүченең янындагы пассажтрның гомере өзелгән. Хәзер һәлакәт сәбәпләре ачыклана. Матбугат.ру
-
“Восток” хуҗалыгы узган ел җитештерелгән продукциядән 161 миллион сум акча кереме алган
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршылыкларны урап, кыенлыкларны җиңеп, яңа елны матур уңышлар белән каршы алдылар. Ит-сөт җитештерүдә үсеш буенча республика күләмендә иң алдынгылар исәбендә баралар. Әлеге күрсәткечләрнең нигезендә җитәкчеләрнең оештыру сәләте, хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң Үткән атнада "Восток" хуҗалыгында 2016 елгы эш...
-
Кукмара районында Качмануда суга чуму өчен өч җирдә махсус бәке ясалачак
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Православие динен тотучылар иртәгә, 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану...
-
Гөлфия бәете
Бисмиллаһ әйтеп башладым Бу бәетнең башларын. 65кә дә җитмичә, Гүргә керде башларым. Иманлы буласым килде, Мәдрәсәгә мин йөрдем. Мәдрәсәгә гел йөреп, Күп догалар мин белдем. Онык дидем, оныклар сөйдем, Кабул булды теләгем. Шундый рәхәтлекләргә дә Түзмәде бит йөрәгем. Авыруым бик күп булды, Бик тә килде тереләсем. Бүлнисләргә бармас идем, Әгәр...
-
Югары Чура кызы Аида Егорова керәшен җырларын яшь башкаручылар фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Якташыбыз, Югары Чура авылы кызыАида Егорова "Туым Жондозы" - "Раштуа йолдызы - 2017" керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестиваленең "Ак Барс" яшьләр үзәгендә үткән гала-концертында катнашты. Аида бәйгенең сайлап алу турында җиңү яулаган иде. Тугызынчы ел рәттән үткәрелүче фестиваль-конкурста солист-вокалистлар, фольклор һәм инструменталь ансамбльләре һәм этник костюм тегүче,...
-
“Бердәм Россия” партиясенең Манзарас башлангыч бүлеге сәркатибе Рашидә Хәбибуллина Мәскәүгә съездга барачак
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Манзарас мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Манзарас башлангыч бүлегенең гомумҗыелышы үтте. Анда "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXVI Конференциясенең эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, взнослар, үзара салым акчалары җыю турында сүз барды. Шулай ук партиянең Мәскәүдә узачак VI съездына Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллинаны җибәрү...
-
Кукмара полициясе наркотик сатучы Әлмәт кешесен тоткарлаган
(Кукмара, "Хезмәт даны"). Узган елның декабрь ахырында район эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча төркем хезмәткәрләре тарафыннан поселокның тимер юл вокзалы территориясендә бер ир кеше тоткарланган иде. 49 яшьлек Әлмәт кешесе Татарстанда наркотик матдәләр сату белән шөгыльләнгән. Шәхси тикшерү вакытында тоткарланган ир кешедән 77,8 грамм марихуана табылган һәм...
-
“Хезмәт даны”на подписка дәвам итә
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез быелның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасына язылырга өлгермәгәнсез икән, бу мөмкинлектән хәзер дә файдалана аласыз. 25 гыйнварга кадәр язылсагыз, район газетасы февраль аеннан өегезгә килә башлаячак. 5 айга язылу бәясе - 500 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин.