17 декабрь 2016 яңалыклары
-
Конкурс игълан ителде
Яңа елга территория һәм биналарны иң яхшы бизәү буенча сәнәгать предприятиеләре, шәхси предприятиеләр, төзелеш оешмалары, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт хезмәте, белем бирү оешмалары, беренче һәм икенче төркем урта мәктәпләр, аларның филиаллары, поселок һәм авыл балалар бакчалары, социаль, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, күпкатлы йортлар, сәүдә,...
-
Автобус йөри башлады
12 декабрьдән, ниһаять, Янсыбы һәм Иске Йорт авылларына мәктәп автобусы йөри башлады. Бу ике авылдан Зур Кукмара урта мәктәбендә алтмыштан артык бала укый. Автобус килүне укучылар да, ата-аналар да бәйрәмчә тантана, ипи-тоз белән каршы алдылар. Бирегә килгән мәктәп директоры Габит Нәҗипов, урынбасары Фаил Хәбибуллин да авыл кешеләренең шатлыгын уртаклаштылар. Янсыбы...
-
Кишер пирүген адымлап пешерү рецепты ФОТОлар белән
Бүген менюда - кишер пирүге! Бу пирүгне кияүгә чыкканчы ашаганым юк иде. Мин аны бианамнан пешерергә өйрәндем. Минем карашка, кишер пирүгенең өстенлекләре бик күп: беренчедән, кишер һәр өйдә бар, икенчедән, майда йөздереп пешерелми, өченчедән, ул бик тәмле. Пешереп карагач, монысына үзегез дә инанырсыз. Шуннан, башладыкмы? Иң элек уртача зурлыктагы 6-7...
-
Эльвира Хамматова бер атна буе елаган
Татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова аяусыз чир белән авыручы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырды. Рональд Макдоналд йортында узган хәйрия концертын Эльвира иҗатташ дуслары ярдәмендә оештырган. - Моннан ярты ел элек биредә узган хәйрия концертында катнашып кайткач, авыру балаларны кызганып бер атна буе еладым. Күңелдә бик авыр тойгы калган иде....
-
Шигъри күңеллеләргә – сөенеч
Күптән түгел һәвәскәр шагыйрә Мәгъмүрә Мәрданованың "Мизгел" дип аталган шигырьләр китабы дөнья күрде. Шушы бер сүз аның иҗатының төп мәгънәсен ачкан. Мәгъмүрәнең шигырьләрен яратмый мөмкин түгел. Күңеленең ачыклыгы, хисләренең самимилеге, яктылыгы, һәр сүзендә тетрәп торган җанлылык, тормышчанлыгы белән әсир итә ул. Дөньяга, тормышка, кешеләргә гашыйк шагыйрә. Шигырьләренең һәр юлыннан шушы...
-
Хат ташучы һәркайда көтелгән кунак кебек
Хат язганда яз матурлап, Хат бит - ярты күрешү. (Халык җыры) Нинди генә һөнәр ияләре юк хәзер, хисапсыз. Шулар арасында хат ташучылар аеруча хөрмәткә лаек. Алар турында повесть, романнар язарлык. Балыклы авылында яшәүче Сания Маликова сугыш елларында хат ташучы булган. Бөтен халык "кара пичәтле" хат килүдән куркып, калтырап яшәгән еллар....
-
Җырчы Нюша Казан килене булырга җыена (ФОТО)
Элеккеге Казан шәһәре башкарма комиттеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивовның җырчы Нюша белән мәхәббәт романы башланган. Игорь Сивов бүгенге көндә Халыкара студентлар спорты федерациясе президентының киңәшчесе булып эшли. Нюша белән Игорь күптәннән таныш. Әмма алар арасында җитди мөнәсәбәтләр көзен генә башланган. Игорь Нюшадан ун яшькә олы. Яшь пар берьюлы өч шәһәрдә:...
-
Пычкы тотканчы - уйла!
Яңа ел бәйрәме чорында ылыслы агачларны законсыз кисүләрне кисәтү, аларны саклау һәм сату очракларын ачыклау, район территориясенә башка төбәкләрдән агачларны яшерен рәвештә алып керүләргә юл куймас өчен 31 декабрьгә кадәр районда "Чыршы" операциясе уздырыла. Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүчеләр турында 2-70-80, 2-65-38, 02 телефон номерларына хәбәр итә аласыз.
-
Кукмаралылар Яңа ел рухы белән яши
Кышны көтә-көтә декабрь аена аяк басканыбызны сизми дә калдык, инде ай уртасына да җиттек. Декабрь үзенчәлекле ай инде ул. Чөнки бу көннәрдә барыбыз да - олысы-кечесе Яңа ел рухы белән, могҗизалар көтеп, хыяллар илендә яши башлый. Яңа ел сулышы поселок урамнарында да сизелә башлады: оешма-предприятиеләр бина яннарын бизәү белән мәшгуль....