17 август 2015 яңалыклары
-
Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе бара
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатында 15 августтан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Әлеге чорда ЮХИДИ инспекторлары яшь җәяүлеләргә, велосипедчыларга карата игътибарны тагын да арттырачаклар. Шулай ук автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән, балага иминлек каешы...
-
Урта Комар авылы башкарма комитеты секретаре Бегашева Валентина Семеновна медаль белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарәне булдыруга һәм аның органнары эшчәнлеген камилләштерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Урта Комар авылы башкарма комитеты секретаре Бегашева Валентина Семеновна "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Кукмарага яңгырлар килә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә 18 августта Кукмарада көннең болытлы булуы, яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы +12 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 749 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Әти булу гомерне кыскарта?
Ир-атның беренче баласы иртәрәк туган саен, аның гомер озынлыгы кыскара. Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Әти булуның иң куркыныч яшен дә билгеләгән алар. Бактың исә, 22-24 яшьләрдә бала тәрбияли башларга ярамый икән. Егетләргә әти булырга ашкынырга кирәкми. Хельсинки университеты белгечләре моны үзләренчә дәлилләп тә күрсәткән. Алар 1940-1950 нче...
-
Районыбыз авылларында “Кичке уен”нар уза
Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү максатында, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылларда "Кичке уен"нар оештыра. Әлеге чара Мәчкәрә, Аш.Буҗи, Күкшел авылларында бик матур үтте. "Баламишкин" гармунчылар ансамбленең, үзешчәннәрнең җырлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Инде онытылып баручы җырлы-биюле уеннар...
-
Кукмара делегациясе “Бердәм Россия – 2015” төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашты
Узган шимбәдә район җитәкчесе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе "Бердәм Россия - 2015" төбәк партия проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә узган зона киңәшмәсендә катнашып кайтты. Әлеге чарада "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм киңәшмәне алып барды....
-
Өркеш авыл җирлегендә мөселман Сабан туе үтте
Анда Югары һәм Түбән Арбаш, Өркеш авылларында яшәүчеләр катнашты. Бәйрәм төрле уеннар һәм ярышлар белән үрелеп барып, бик күңелле оештырылды.
-
Кукмарада бал ярминкәсе узды (+Фото)
Җиңү паркы каршындагы мәйданда бал спасы - ярминкә үткәрелде. Әлеге бәйрәм, быел беренче тапкыр оештырылуына карамастан, анда халык шактый җыелган иде. -55 ел умартачылык белән шөгыльләнәм, - ди Түбән Шәмәрдән авылыннан килгән Камил абый Хәмзин. - Умарталарым да күп. Узган ел бер оядан 38 килограмм бал алган булсам, быел чагыштырмача...