17 август 2013 яңалыклары
-
Алма кан басымын нормальләштерә
Быел районыбызда җиләк-җимеш уңышы аеруча мул булды. Чияне дә, кара карлыган, бакча җиләген дә чиләк-чиләк җыйдык. Алмагачларыбыз да ап-ак чәчәккә күмелеп утырган иде. Коры һава булуга карамастан, быел да алмалардан сыгылып утыралар. Алманы кая куярга икән дип аптырыйсы юк - рәхәтләнеп ашарга кирәк. Чөнки алмада углеводлар, күптөрле витаминнар, кальций, тимер,...
-
Кукмарада гөмбә яңгыры ява
Кукмарабызда, авылларда шифалы яңгырлар явып үтте. Тирә-юнь кабат яшеллеккә төренде, ара-тирә гөмбәләр чыга башлады.Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, алдагы тәүлектә, 18 августта да урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Һава температурасы 18-20 градус булачак. Атмосфера басымы 759 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Иртәгә кояш 5 сәгать 14 минутта чыга, ә 20 сәгать...
-
Бөяр авылына да, бәлки, киләчәктә юл салыныр
Вахитов исемендәге хуҗалыкка караган Бөяр авылында бүгенге көндә санаулы гына хуҗалык бар. Җәйләрен бирегә кайтучылар шактый булса да, кышка бары тик өч өйдә генә пенсионерлар яшәп кала. Туганнары исән-сау булганда, аларны ташламаслар, азык-төлек белән тәэмин итеп торырлар. Әмма юл булмагач, авылга транспорт белән ничек керергә? Кыш көннәрендә айга бер тапкыр...
-
Кукмаралылар “Сәләт” форумында булып кайтты
Биләрдәге дәүләт тарихи-археологик табигый музей-тыюлыгында "Сәләт" халыкара уку-укыту яшьләр форумы узды. Әлеге чарада 3500 кеше катнашты. Форумны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Форумда Кукмара районыннан республика фән олимпиадалары җиңүчеләре, прзлы урыннар алучылар, фәнни-гамәли конференцияләрдә, спорт чараларында уңышка ирешкән укучылар Зөлфия Әгъләмова (3нче мәктәп), Ләйсән Мәрсетдинова (күппрофильле...