17 май 2016 яңалыклары
-
Кукмарада сайлаулар 14 участокта оештырылачак
22 майда Россия Федерациясе буенча "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелүчеләрне алдан сайлаулар үткәреләчәк. Анда актив катнашуыгызны, шулай ук хезмәттәшләрегезне һәм фикердәшләрегезне чакыруыгызны сорыйбыз. pg.er.ru сайтында үзегезнең сайлау участогыгызны таба аласыз. Сайлау 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Сайлаулар районда 14 участокта оештырыла. Кукмара поселогы сайлаучылары...
-
Кукуруз кояш ярата
Язгы кыр эшләренә старт бирелгәннән бирле ул үзенә күрә бер чылбыр рәвешендә дәвам итә: күпьеллык үләннәр, уҗымнар тырмаланды, өстәмә тукландырылды, сабан культуралары да җир куенына иңдерелде. Шуның бер өлешендә генә өзеклек барлыкка килсә дә, бөтен хезмәткә хилафлык килә. Бүгенге көндә исә төп мәшәкатьләрнең берсе - кукуруз чәчү белән бәрәңге утырту...
-
Айдар Галимов тормышында мөһим вакыйга булды
Татарстанның халык артисты Айдар Галимов дәү әти булды! Җырчының кызы Гүзәл 11 май көнне иртәнге якта кыз бала тапкан. Нарасыйның авырлыгы - 3540 грамм, буе - 50 см. - Оныгым дөньяга килү - тормышыбызның яңа этабы, илһамы. Дәү әти булу бик рәхәт икән. Башка дәрәҗәле исемнәрем арткы планга күчкән сыман....
-
Татарстанда югалган 4 кешене эзләү дәвам итә (+фото)
Чулман елгасында 5 кеше утырган көймә әйләнеп капланган иде. Чистай районында 9 майда Чулман елгасында югалган 4 кешене эзлиләр. Аларны эзләргә 62 кеше чыккан. Араларында туганнары, волонтерлар һәм дәүләт органы хезмәткәрләре дә бар, диелә. Югалучыларны эзләү эшенә 12 берәмлек техника һәм 15 йөзү кирәк-ярагы җәлеп ителгән. Ишеткән булсагыз, көймәдә булган...
-
Әбунәчеләр игьтибарына!
22 майга кадәр Россия буенча подписка декадасы уздырыла. Бу чорда барлык газета-журналларга язылу бәясенә төрле күләмдә ташламалар каралган.Шуңа күрә сезне ташламадан файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук оешма-учреждениеләр дә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты №653-р боерыгы белән рәсми басмаларга "Российская газета", "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан", яңа гына чыга башлаган "Казан утлары" журналы...