Кукуруз кояш ярата
Язгы кыр эшләренә старт бирелгәннән бирле ул үзенә күрә бер чылбыр рәвешендә дәвам итә: күпьеллык үләннәр, уҗымнар тырмаланды, өстәмә тукландырылды, сабан культуралары да җир куенына иңдерелде. Шуның бер өлешендә генә өзеклек барлыкка килсә дә, бөтен хезмәткә хилафлык килә. Бүгенге көндә исә төп мәшәкатьләрнең берсе - кукуруз чәчү белән бәрәңге утырту...
Язгы кыр эшләренә старт бирелгәннән бирле ул үзенә күрә бер чылбыр рәвешендә дәвам итә: күпьеллык үләннәр, уҗымнар тырмаланды, өстәмә тукландырылды, сабан культуралары да җир куенына иңдерелде. Шуның бер өлешендә генә өзеклек барлыкка килсә дә, бөтен хезмәткә хилафлык килә. Бүгенге көндә исә төп мәшәкатьләрнең берсе - кукуруз чәчү белән бәрәңге утырту калып бара. Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткәрелгән семинар -киңәшмәдә дә шул хакта сүз барды.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта кайсы гына тармакны алсаң да, кырчылыкмы, терлекчелекме - һәркайда тәртип күзгә ташлана. Маллар саф һавага, җәйге лагерьга чыгарылган, утарлары чиста, кайбер фермалардагы кебек җилемнәренә кадәр сазга баткан сыерлар юк биредә. Торакларны көздән чистартып, әзерләп калдыруның нәтиҗәсе, диделәр. Җәйгә чыккач, үзәккә үтә торган иң зур проблемаларның берсе булган су мәсьәләсен дә уңай хәл иткәннәр - утарга кое казып куйганнар. "38 мең сумга төште", - диде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов. Менә кайдан башлана экономия! Тракторга мичкәләр тагып су ташырга кирәкми, бу ягулык-майлау материалларына, хезмәт хакына чыгымнар кими дигән сүз.
-Быелның дүрт аена тулаем продукция җитештерүдән 122 миллион 676 мең сум керем алынды, шуның 46250 мең сумы - саф табыш. Хуҗалыкта 300дән артык кеше эшли. Уртача хезмәт хакы унтугыз мең сумны тәшкил итә, - диде җитәкче. - Проблемалар да юк түгел, әйтик, быел бәрәңге авыррак сатылды, әмма мондый хәлләр булмый калмый. Бер елны берсе, алдагы елны икенчесе уңыш китерә.
Соңгы вакытта Вахитов исемендәге хуҗалыкка "Исток-Агро"ның "Уңыш" бүлекчәсе яклары да кушылды. "Әлеге хуҗалык бик аяныч хәлдә иде. Әкрен генә рәтләнеп киләләр. Басу-кырлары да көздән эшкәртелмәгән булган. Шуңа күрә быел катнаш азык кына чәчеп, киләсе елга яхшылап эшкә керешәсе булыр", - диде Нәфыйк Хөсәенов.
-Хуҗалыкның барлыгы 5657 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 45 процентын бөртеклеләр, ә калганын азык культуралары алып тора. Сабан культураларын чәчүне төгәлләдек. 600 гектарда силоска, 200 гектарда орлыкка кукуруз игеләчәк. Әлеге эшне ике агрегат башкара. 150 гектар бәрәңге утыртыла, анда тагын бер техника эшли, - диде хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Апаев.
Семинарда катнашучылар бәрәңге игү технологиясе белән дә таныша алдылар. Вахитлеләр җиде сорт бәрәңге утыртачаклар. Туфракны тикшереп, тәҗрибә участоклары да булдырганнар. МТЗ-82 тракторын иярләгән Вахит авылыннан Илсур Шәйхетдинов бәрәңге утырту эшен башкара. Яхшылап эшкәртелгән туфракта, тип-тигез булып, буразналар сызылып кала. Механизаторның тәҗрибәсе җитәрлек: "Тракторчы булып эшли башлаганга егерме ел булса, 2001 елдан бирле бәрәңге игүдә катнашам", - диде ул. Үзе рәт араларын эшкәртә, ә көзен комбайн белән җыеп ала икән. Шул вакыт хуҗалыкның элеккеге баш агрономы, мәрхүм Нәсих абый Рәхимуллинның үткән ел әйткән сүзләре искә төште: "Барлык эшләрне дә бер үк механизатор башкарса, сыйфат күпкә югарыра була", - дигән иде ул.
Ә Беларус - 1221 тракторында Илдар Гомәров исемле яшь кенә егет кукуруз чәчә. Аның Кукмара аграр көллиятен тәмамлап, бирегә эшкә килгәненә өч кенә ел булса да, "Бик тырыш, буразналары җеп сузган шикелле тип-тигез", - диделәр. Чәчкеч артыннан катокларга кирәклеге дә ассызыкланды. Бер караганда гап-гади технологияләр, ә орлыкларның тигез тишелеше өчен мөһим роль уйный. Кукуруз чәчүне озакка сузмыйча, ун-унбиш көндә төгәлләргә кирәклеген дә билгеләп үттеләр. "Кукурузга кояш энергиясе кирәк. Ә май аеның бер көне сентябрьнең бер атнасына тора", - диде районның баш агрономы Илдар Габбасов.
Егетләр иртәнге сәгать алтыда хезмәтләрен башлыйлар һәм караңгы төшкәнчегә кадәр кырдан кайтып кермиләр. Кырчыларны басуга чыгып ашаталар. Хезмәтләре өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Биш көнлеккә нәтиҗә чыгарылып, беренче, икенче, өченче урыннар билгеләнә һәм аларга акчалата премия белән күчмә флаг тапшырыла, диделәр.
Район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ:
-Бүгенге көндә районда 29500 баш мөгезле эре терлек бар. 31 мең башка җиткерергә максат итеп куйган идек, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Бозау алу буенча да күрсәткечләр яхшы. Бу - һәрберебезнең тырышлыгы, хезмәте нәтиҗәсе. Тулаем 189 тонна сөт җитештерелә, планыбыз сөт савуны 200 тоннага җиткерү.
Быелгы яз чәчү кампаниясе өчен уңай килде. Әйбәт кенә яңгырлар да явып үтте. Хуҗалыкларда техника,ачәчүлек материал, ашлама, ягулык белән тоткарлыклар тумады. Кукуруз чәчү белән бәрәңге утыртуны да тиз арада башкарып чыгып, чәчү компаниясен 20 майга төгәлләү бурыч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев