17 март 2017 яңалыклары
-
Хезмәт министрлыгы 2018 елда ял көннәрен күчерү тәкъдимен әзерләгән
Тәкъдимнең максаты - эшчеләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ рәвештә куллану. (Казан, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы 2018 елда ял көннәрен күчерү турында Россия хөкүмәтенең карар проектын әзерләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Эшчеләр тарафыннан ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ рәвештә куллану максатыннан, Россия Хезмәт...
-
Азат Абитов концертында елаган (эксклюзив видео)
Казанда Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның тәүге концерты үтте. Әле танылып кына килүче яшь егет зал тулы тамашачы алдында имтихан тотты. Залга хәтта өстәмә урындыклар куярга туры килде. Һәр җырын күңелгә үтеп керерлек итеп башкаручы Азат Абитов елап җибәргәч, тамашачы сискәнеп куйды. Концерт ничек дәвам иткән, Азат җырны ахырына кадәр...
-
Әбри Хәбриев: "Исерек машина йөртүче бишебезне дә бәрдереп китте..."
Хәбриев Данияр Галимулла улы. Беләм, бу исемне сез танымыйсыз. Ә Әбри Хәбриев дисәм? Хәзер күпләрегез, "Ә-ә, бу бит әле теге кызыклар сөйләүче егет, вә-ә-т манчый ул", - дип Әбринең үз сүзе белән әйтеп, елмаеп-көлеп куйгандыр. Кем өчендер радио ди-джей, кем өчендер юморист, кемгәдер җырчы буларак та таныш ул. Шулай ук...
-
ЮХИДИ: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә
Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте. Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда аеруча...
-
Сукыр һәм параличланган әни тәрбиясендә калган берсеннән-берсе кечкенә дүрт сабый язмышы
Балтач районының Әтнә авылына юлым төшсә, Гатауллиннарга сугылмый китә алмыйм. Бу юлы да керми булдыра алмадым. Юкса, юлдашларымнан сорашып, беркадәр хәлләрен дә белгән идем инде. Күптәнге танышларым, бик күп язмаларымның геройлары алар. Атауныкылар - ятим Гатауллиннар турында инде күп яздым. Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы еллар...
-
Район Мәдәният йортында киңәйтелгән утырыш узды
22 апрельдә башкалабыз Казанда Татарстан халыкларының III корылтае үткәреләчәк. Аңа әзерлек уңаеннан һәм делегатлар сайлау өчен республиканың дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру сораулары буенча район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Анда корылтайга делегатлар да сайланды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт...
-
Поселокта яшәүчеләр игьтибарына!
31 мартка кадәр 2017 ел өчен узара салып акчаларын түләвегез сорала. Түләүчеләр поселок Советы бухгалтериясендә, бердәм исәпләү үзәгендә кабул ителә.
-
Кукмарада хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы үтте
Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Азат Гарифуллин алып барды. Киңәшмәдә Кукмара районында хокук бозуларны кисәтү буенча программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре, "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексын кертү буенча эш барышы, "Закон территориясе" конкурсын уздыру, исәптә торучы имин булмаган гаиләләр, балигъ булмаганнар белән эшләүдә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумының роле турында сөйләшенде.
-
Кукмарада район Советының чираттагы утырышы узды (фото)
Бүген район Мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының чираттагы унсигезенче утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү, район Уставына үзгәрешләр кертү проекты (I укылыш), райондагы муниципаль милекне хосусыйлаштыру буенча 2017 елга фаразлы план, район административ комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр каралды....
-
Олыяз китапханәсендә Галимҗан Ибраһимовны искә алдылар (фото)
Язучы,тәрҗемәче Галимҗан Ибраһимовнын тууына 130 ел тулу уңаеннан, Олыяз авылы китапханәсендә мөһим чара узды. Анда башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Гыйльметдинова белән берлектә "Алмачуар" әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды. Конференциядә укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. 4 сыйныф укучылары "Алмачуар" әсәре белән чарада катнашучы укучыларны таныштырдылар. Конференция ахырында барлык...
-
“Казан егетләре” ишәйгән: төркемдәге дүртенче егет Кукмара районыннан Айнур Латыйпов
"Казан егетләре" төркеме моңа кадәр трио форматында эшләде. Айдар Әгъләмов, Илнат Фәрхуллин, Фәнил Фәйзуллин тамашачылар күңеленә кереп урнашты. Бер ай элек төркемдә яңа егет барлыкка килгән. Ул - баянчы Айнур Латыйпов. - Ел ярым буе үзебезгә туры килердәй баянчы эзләдек, - ди егетләр. - Айнур шундый. Үзе җырлый, үзе бии,...
-
Сазтамакта яшәүче Шакировлар гаиләсе “эш юк” дип зарланучыларга үрнәк булып тора
"Барлык эшләрне дә бергә-бергә эшлибез: маллар янына да, авылларга сөт җыярга да икәү чыгабыз", - диләр Сазтамак авылыннан Альбина һәм Илнур Шакировлар. Яхшы, җитеш йорт-җир, мул тормыш - аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ир белән хатын - бер-берсенә терәк, фикерләре, шөгыльләре уртак булганга күрә эшләре дә гөрләп барадыр. Эшлим дип торган...
-
“Хәтер” һәм “Кар десанты” отрядлары җитәкчеләре медаль белән бүләкләнделәр
Олыяз урта мәктәбе укучылары актив тормыш белән яши. 10 сыйныф укучылары, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Казанга барып, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасында катнашканнар. Милли музейда шагыйрьгә багышлап үткәрелгән чараларда булып, Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләрен күрүгә ирешкәннәр. Бөек Ватан сугышы музеена кереп, аның мөдире Михаил Черепанов белән белән аралашып,...
-
Игътибар! Яңа акция: “Утыртсаң дүртне – алырсың ундүртне”
Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне Яз җитте, җәмәгать, бер-ике айдан бакча эшләренә керешербез. Уңган хуҗабикәләрнең инде помидор, борыч орлыклары тишелеп чыкты. Базларны ачып, орлыклык бәрәңгене дә бер кат күздән кичерер вакыт. Ел буе табыннарыбыздан төшмәгән, шуңа бик хаклы рәвештә "икенче икмәк" дип йөртелүче бәрәңгене игүгә өй янында бакчасы булган һәркем...